Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Кукмарада ярминкә гөрләде

Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән авыл хуҗалыгы ярминкәсе “Добреев” кибете янында булды

“Добреев” кибете яны иртәнге сәгатьләрдән үк шау-гөр килеп торды. Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган ярминкә кукмаралыларны үзенә дәште. Шул арада урамда сетка белән суган, кишер, чөгендер күтәреп кайтучылар күренде, кибет тирәсендә машиналар да берсе килеп, берсе китеп, тыз-быз йөреп торды, җыр-музыка тавышы да ераклардан ишетелә иде. 

Рәт-рәт булып тезелеп киткән сату нокталарында ниләр генә юк: уңган, тырыш райондашларыбызның җәе хезмәт белән үткәнлеге күренеп тора. Бакчачылар быелгы уңыштан канәгать, кайсысы белән генә аралашсаң да, “Аллага шөкер” дип җавап бирә. 

Кәркәүчтән Рамил абый Әхмәтзакиров ярминкәгә бәрәңге алып килгән булган, ул шул арада сатып та бетергән. “Безне иң беренче сатып бетерде дип языгыз, - диде ул уен-көлке белән. – Ярминкәләрдә һәрвакыт катнашабыз, Казанга да йөрибез. Аллага шөкер, һәрвакыт продукциябезне яратып алалар. Менә бүген дә бер тонна бәрәңгене 10 сумнан берничә сәгать эчендә сатып та бетердек, елына күрә бу бәя начар түгел дип уйлыйм. Чөнки бәрәңге уңышы һәр хуҗалыкта диярлек әйбәт булды бит, үзебезнеке дә шәп чыкты: күп тә, эре дә, берсе берсе 900әр граммлылары булды. Андыйларны аерып калдырдык әле, укучылар ярминкәсенә алып килербез дип торабыз. 

Ярминкәдә бәяләр (килограммнарда): 

Бәрәңге – 8-15 сум, 
Эре суган – 15-25 сум, 
Вак суган – 60 сум, 
Кызыл чөгендер – 15 сум , 
Кабак – 10 сум, 
Помидор – 50 сум, 
Кәбестә – 15-16 сум, 
Кишер – 13 сум, 
Төсле кәбестә – 50 сум, 
Кура җиләге – 150 сум.

фото: Ризилә Корбанова, Хезмәт даны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X