Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Кукмарада янгында пенсионер әби вафат булган

Ут йортның эчке ягыннан 30 квадрат метр мәйданны камап алган

Кукмараның Комаров урамында янгын чыккан, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Фаҗига булган урынга 117нче янгын-коткару часте белән бергә, авария, медицина, полиция хезмәтләре дә килеп җитә. Янгын сүндерүчеләрне йортның хуҗасы каршы ала. Ул биредә тормыш иптәше, балалары һәм хатынының әнисе белән яшәгәнлеген әйтә. Ир-ат йортттан төтен чыкканын беренчеләрдән булып күреп ала һәм хатынының әнисен коткарырга ашыгы, әмма инде соң була. Ә калган гаилә әгъзалары бу вакытта өйдә булмый.
Янгын өйнең эчке ягыннан 30 квадрат мәйданны били. Хәзерге вакытта янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk