Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Кукмара районы Кәркәүч авылында "Каз өмәсе" бәйрәме узды

Иң симез каз, иң чиста, иң авыр каз кемнеке булыр икән дип, өмәбезне дәвам иттек

Кәркәүч авылында яшәүче Язилә апа hәм Камил абый Латыповларда "Каз өмәсе" бәйрәмен үткәрдек. Күпләр инде бу милли йолаларыбызны онытып баралар, ә без яңартырга булдык. Йорт хуҗасы казларны чалып бирде, без рәхәтләнеп йолкыдык. Бу йолабызны конкурс белән башлап җибәрдек. Иң симез каз, иң чиста, иң авыр каз кемнеке булыр икән дип, өмәбезне дәвам иттек. Ә хуҗабикә безне үзенең мичтә пешкән каз коймагы, тәмле ашлары, сый-нигъмәтләре белән сыйлады. Ниһаять, казлар чистарды, конкурска йомгак ясалыр вакыт җитте. Билгеле инде, бу сынауда да хуҗабикәләр өстенлек алды. Иң симез каз - Язилә апаныкы, иң чиста каз - киленбикә Лилиянеке, иң авыр каз - кызлары Рәмзиянеке, ә иң өлгер, тиз каз йолкучы авылдашыбыз Минзәлифә апа дип табылды. Каз өмәсендә катнашкан барлык халык күтәренке кәеф белән таралышты.

Мич коймаклары бик тәмле
Каз маенда майласаң
Тәмләп ашыйк,тату яшик
Дуслар-туганнар белән.

Әлфия ГАЗИЗУЛЛИНА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk