Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Кәркәүчтә инвалидларга багышланган әңгәмә үткәрелде

Тирәбездә яшәүче, безнең ярдәмгә мохтаҗ булганнарны читләтеп үтмик булдыра алганча ихтибар күрсәтик, ярдәм кулыбызны сузыйк. Дөрес, хөкүмәт аларның матди ягын күпмедер кайгырта, ә күңел җылысын без бирергә тиеш.

Шушы көннәрдә Кәркәүч мәдәният йорты хезмәткәре Әлфия Газизуллина яныбызда яшәүче инвалидларга багышланган әңгәмә уткәрде. Без мөмкинлекләре чикләнгән,тумыштан яки яши-яши сәламәтлекләрен югалткан авылдашларыбызга хөрмәт һәм ихтибарлы мөнәсәбәт күрсәтергә тиеш.Һәм "Күңел җылысын тоеп" дигән тема астында аларга үзебезнен бүләк күчтәнәчләрен тапшырырга килдек. Кәркәүч авылында яшәүче Галиев Иректә кунакта булдык, Ирек бик зирәк,тырыш малай, 4-5 билгеләренә генә укый,төрле мәдәни чараларда, спорт ярышларында актив катнаша. Манзараста узган "Памяти сердце" дигән чарада беренче урын алган. Мамадышта спорт ярышында тагын беренче урын алган, аңа уңышлар телибез. Бурсык-Елга авылында яшәүче Галиахметова Гөлинәнеңдә хәлен белдек. Гөлинә 9 нчы сыйныфны тәмамлаган, Мамадыш көллиятенә пешекче-кондитер һөнәрен сайлаган. Әти-әнисенә терәк. Аларга чын күңелдән уңышлар телибез. Без сынау дөньясында яшибез, һәр кешегә сәламәтлекне бертөрле бирмәгән. Тирәбездә яшәүче, безнең ярдәмгә мохтаҗ булганнарны читләтеп үтмик булдыра алганча ихтибар күрсәтик, ярдәм кулыбызны сузыйк. Дөрес, хөкүмәт аларның матди ягын күпмедер кайгырта, ә күңел җылысын без бирергә тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk