Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Кәркәүч җирлегендә Бөек Тукайны искә алу кичәләре үткәрелде

Балалар баксасында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән якыннан таныштылар

Кәркәүч гомуми белем бирү мәктәбендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Мәңге яшә, Тукай, безнең күңелләрдә” дигән шигырь кичәсе уздырылды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Гайнуллина җитәкчелегендә 8 сыйныф укучылары матур чыгыш ясадылар. Бу кичәдән балалар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында күп мәгълүмат алдылар. Бәйрәм Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Ташлы Елга авылында клуб мөдире тәрбияче белән берлектә балалар бакчасында “Тукай оныкчыклары” дип исемләнгән шигырьле-әкиятле, уенлы дәресләр уздырды. Балалар барлык сорауларга да төгәл җавап бирделәр, Тукайның шигырьләрен, җырларын башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев