Фото: Байлангар авылы турындагы икенче китапны тәкъдир итү кичәсе булды
Соңгы яңалыклар

Фото: Байлангар авылы турындагы икенче китапны тәкъдир итү кичәсе булды

Кичә матур җырлар-биюләр белән аралашып барды

Байлангар авылы мәдәният йортында Байлангар авыл җирлеге тарихына багышланган икенче китапны тәкъдир итү кичәсе булды.

Әлеге чарада китапның авторы - 42 ел гомерен Җир-Анага хезмәт итүгә багышлаган Рафаэль Ярмиевка гомер бәйрәме - 80 яшьлек юбилее уңаеннан истәлек бүләге тапшырылды.

Ул үзенең чыгышында хезмәт елларында булган истәлекле вакыйгалар турында сөйләде, соңыннан кичәне оештыручыларга, катнашучыларга, тамашачыларга үзенең тирән хөрмәтен белдерде.

Кичә матур җырлар-биюләр белән аралашып барды. Һәркем бәйрәмнән матур кичерешләр, якты хатирәләр белән таралышты.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев