Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Элвин Грей травматик коралдан атып, иҗатын хөрмәт итүчеләрне гаҗәпкә калдырды

Видеодан күренгәнчә, җырчы үз дуслары компаниясендә күңел ача, травматик пистолеттан һавага ата һәм «Бүген егетләрнең бәйрәме!» дип кычкыра.

Танылган татар-башкорт эстрадасы җырчысы Элвин Грей (чын исеме – Радик Юльякшин) Instagram социаль челтәренә травматик пистолеттан ату мизгелен сурәтләгән видео урнаштырды.

Видеодан күренгәнчә, җырчы үз дуслары компаниясендә күңел ача, травматик пистолеттан һавага ата һәм «Бүген егетләрнең бәйрәме!» дип кычкыра.

Җырчының иҗатын хөрмәт итүчләр  социаль челтәрләрдә әлеге роликка карата тискәре фикер белдергән. Күпләр коралланган җырчының да, дусларының да аек булмавын билгеләп үтә.

Элвин Грей исә бу гамәлен үзенең дусты Илһам Үтәшевны әнә шул рәвешле улы дөньяга килү белән котларга теләве белән аңлата.

Татар-информ

Фото: Салават Камалетдинов

Фото: Салават Камалетдинов

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/30/168754/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk