Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Элегрәк тә хөкем ителгәне булган Кукмара районында яшәүче бер хатын-кыз, алимент түләүдән качып йөргән өчен, реаль срок алды

Хатын дүрт айдан артык балигъ булмаган улын тәрбияләү өчен акча түләмәгән.

Кукмара районы прокуратурасы 41 яшьлек ханымга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд хатын-кызны РФ Җинаять кодексының 157 маддәсенең 1 өлешендә каралган (балаларны тәрбияләү өчен акча түләмәү) җинаять кылуда гаепле дип тапкан.

Судта хөкем ителүченең балигъ булмаган улын тәрбияләү өчен дүрт айдан артык акча түләмәве ачыкланган. Алиментлар буенча гомуми бурыч 350 мең сумнан артып киткән.

Шул ук вакытта хатын элек тә алимент түләмәгән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылган булган.
Хатын үз гаебен тулысынча таныды. Аның әлегә кадәр дә хөкем ителгән булуын исәпкә алып, суд хатын-кызны җиде айга ирегеннән мәхрүм итеп, колония-поселениегә билгеләде.

Хөкем карары законлы көченә кермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk