Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Эчке эшләр министры урынбасары: CVV- кодны беркайчан әйтергә ярамый

Аферистлар тозагына ешрак яше 30 дан арткан кешеләр эләгә.

Бик күп мошенниклык очраклары банк картасы артындагы кодны әйтү аркасында килеп чыга. Бу турыда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның эчке эшләр министры урынбасары Владимир Изаак болай дип әйтә: «Пандемиягә каршы көрәштә бөтен кешене битлек кияргә өйрәттеләр, күпме генә ролик ясасак та, CVV-кодны беркайчан әйтергә ярамый дип халыкны һич күндерә алмыйбыз. Кеше арттагы кодны әйтә дә, акча югала».

Владимир Изаак сүзләренә караганда, аферистлар тозагына ешрак яше 30 дан арткан кешеләр эләгә икән. «30-50 яшьтәге кешеләр аеруча еш алдана. Алар 46-47 процент. 18-30 яшьтәгеләр 26 процент, олырак кешеләр 13 процент тәшкил итә», — диде ул.

«Җинаятьчеләр теләсә нинди ысуллар белән эш итә. Интернетта программалар күптөрле, мошенниклар нәкъ банк җибәрә торган смс кебек үк смс җибәрәләр. Банкның куркынычсызлык хезмәтеннән, я менеджер шалтыратып, берничә сорау бирәләр, алар банк картасы турында бөтен мәгълүматны, картаның кире ягында куркынычсызлык кодын теләсә нинди юл белән белергә тырышалар. Гражданнар я пин-код белән бутыйлар, я ышаналар да әйтәләр», — диде Татарстанның эчке эшләр министры урынбасары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев