Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Дәүләт Думасы QR-кодлар кертү турындагы закон проектын 16 декабрьдә карарга ниятли

РФ Президенты Владимир Путин коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатуның әһәмияте хакында күп тапкырлар искәртте.

Дәүләт Думасы җәмәгать урыннарында һәм транспортта QR-кодларны мәҗбүри тикшерү турындагы закон проектларын 16 декабрьдә карарга җыена, дип яза «Татар-информ» МА.

Шул хактагы карар проекты Дәүләт Думасының мәгълүматлар базасында кичә кич дөнья күргән. Шул ук вакытта, кичә иртән Россия парламентының түбән палатасы эш графигына әлеге закон проектларын тикшерү кертелмәгән булган, дип искәртә «Интерфакс» агентлыгы.

Элегрәк РФ Хөкүмәте Дәүләт Думасына кибет, кафе һәм транспортта QR-кодлар кертү турындагы закон проектларын тапшырган иде. «Татар-информ» агентлыгы Федераль Җыенның түбән палатасы аларны декабрь аенда карарга планлаштыруы турында хәбәр итте.

Россиядә вакцинация кампаниясе дәвам итә. РФ Президенты Владимир Путин коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатуның әһәмияте хакында күп тапкырлар искәртте. Үзе исә коронавируска каршы назаль вакцинаны сынауда катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk