Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Динә Абдуллина: Милли рух күңелеңдә икән, әйләнә-тирәдә нәрсә булуы мөһим түгел дип уйлыйм

Нормабаш авылы кызы - «Татар кызы-2020» Халыкара конкурсының җиңүчесе белән интервью.

19 яшьлек Нормабаш авылы кызы, 2018 елда Байлангар урта мәктәбен тәмамлаган Динә Абдуллина Мәскәү дәүләт университетындагы биология факультетының 3нче курсында укый. Август аенда ул «Татар кызы-2020» Халыкара конкурсының Мәскәү төбәгендә яшәүчеләр арасындагы этабында «Милләткә иң тугры татар кызы» һәм «Татар кызы-2020» номинациясендә җиңүче булды.  Киләсе елда  Динә Үзбәкстанда үтәчәк «Татар кызы» Халыкара конкурсында Мәскәү каласын яклап чыгыш ясаячак.

 - Динә, зур уңышыгыз белән котлыйбыз. Үзбәкстанда да Нормабаш кызы Кукмара, республика, Россияне танытып, Халыкара конкурсның төп калфагын үзенә беркетер дигән ышанычта торабыз. Иң элек берничә елга кире әйләнеп кайтыйк әле. Татар мәктәбен тәмамлаган кызны Мәскәү ничек кабул итте? Сагынасызмы?

- Мәскәү каласы мине беренче көннәрдән үк ачык «йөз» белән каршы алды. Шәһәрдә транспорт, инфраструктура, университетның тулай торагында яшәү шартлары бик уңайлы. Факультетымда ачык, гади һәм аралашучан кешеләр укый һәм укыта. Тиз арада дуслар таптым, алай ук сагындым дип әйтә алмыйм. Татар диаспорасы әһелләре дә мине үзләре эзләп табып, төрле чараларга чакыра башладылар, тирә-юнемдә татар мохите тудырдылар.

- Ни өчен нәкъ менә Мәскәү? Уку авыр бирелмиме?

- Мәктәптә укыган елларымда ук биология, экологиядән фәнни-тикшеренү эшләре белән кызыксындым. 10 сыйныфта укыганда экология буенча республикада, 11 сыйныфта Санкт-Петербургта үткән Бөтенроссия фән олимпиадасында җиңүләр яуладым. Ә бу фәнгә мәхәббәтне миндә укытучым Гарифуллина Фәридә Шәрәп кызы уятты. Зур рәхмәт аңа. Олимпиадада җиңү  Россиянең үзең теләгән теләсә кайсы югары уку йортының бюджет бүлегенә имтиханнарсыз кабул итү мөмкинлеге бирде. Шушы юнәлештә эшчәнлегемне дәвам итү өчен, илдәге иң көчле фундаменталь белем бирә торган, күптән хыялымда йөрткән  Мәскәү дәүләт университетын сайладым. Биология факультетының экология юнәлешенә укырга кердем. Татар мәктәбендә татар телендә алган белем университетта укуга берничек тә комачау итмәде. Әлбәттә, беренче курста уку, гомумән, җиңел булмады. Үзләштерәсе материал гаять күп, яңа, катлаулы, ләкин бик кызыклы иде. Тиешле көч кую, җаваплылык һәм күңел биреп уку миңа бик булышты. Университетымны һәм факультетымны бик яратам.

- Экология юнәлеше булгач...

- Хәзерге вакытта мин Россия фәннәр академиясенең Үсемлекләр физиологиясе институтында  су үсемлекләренең молекуляр систематикасы лабораториясендә эшлим, анда суүсемнәр биотехнологиясе белән шөгыльләнәм. Профилем  бик киң. Шуңа киләчәктә үземне башка юнәлешләрдә дә сынарга, «эзләргә» уйлыйм. Фәнни лабораториядән тыш, табигатьне  саклау, экоаудит, тыюлыклар, сәнәгать яки медицина белән бәйле юнәлешләрдә дә эшләргә мөмкин.

- Динә, ишетүемчә, әле сез укытучы да бит, укырга һәм укытырга да ничек өлгерәсез? Татар иҗтимагый оешмасына да йөрисез.

- Әйе. Укудан тыш Мәскәүдәге татар җәмгыятендә елдан артык «кайныйм». Мәскәү татар яшьләре Советында, МДУ татарлары якташлыгында торам, Татар милли үзәгендә еш булам. Иҗат белән кечкенәдән шөгыльләнгәнлектән, Мәскәүгә килгәч тә, аны ташламадым. Татар мәдәнияте үзәгендәге «Идел» ансамблендә җырлыйм.  Курайда, гитарада, укулеледа уйныйм, синтезаторны үзләштерәм. Шигырьләр, җырлар язгалыйм. Теләүчеләр өчен  университетта  һәм онлайн режимда татар теле дәресләре алып барам.

- Ә хәзер инде «Татар кызы-2020» конкурсына әйләнеп кайтыйк. Рус мохитендә татар конкурсына әзерләнү ничек барды?  

- Әлеге  конкурс турында мин ишетеп белә идем инде. Дусларым арасында бу конкурста элегрәк катнашучылар, оештыручылары да бар. Кыш көне бәйгегә заявкалар кабул ителә башлауга, дусларым  миңа да катнашырга киңәш итте. Үземнең дә теләгем бар иде, нәтиҗәдә үз-үземне сынап карарга булдым. Әзерлек ярты ел дәвамында барды. Төрле мастер-класслар уздык. Мәсәлән: кул эшләре, калфак чигү, милли ашлар пешерү, актерлык сәләтләре, макияж, бию, вокал, татар теле дәресләре. Озак еллар Кукмара сәнгать мәктәбендә вокал дәресләренә йөрдем һәм «Выше радуги» ансамблендә җырладым. Җырлаудан тыш үзлегемнән гитарада һәм әтием Васыйл ярдәмендә курайда уйнарга өйрәндем. «Татар кызы» бәйгесендә дә бу сәләтләрем миңа нык ярдәм итте.
Юк, рус мохите конкурска әзерләнергә комачаулык итмәде. Әзерлек Татар мәдәнияте үзәгендә барды. Гомумән, милли рух күңелеңдә икән, әйләнә-тирәдә нәрсә булуы мөһим түгел дип уйлыйм.

-  Конкурста җиңә алырмын дигән ышаныч бар идеме? Барлыгы ничә кеше катнашты?

- Өмет бар иде, ләкин шул ук вакытта башка кызлар да бик уңган һәм сәләтле. Шуңа күрә җиңү артыннан кумадым, иң мөһиме конкурс дәвамындагы үсеш һәм аралашу иде. Кастинг аша 20дән артык кыз узды, финалга шуларның 8е үтте. Кызлар белән бик дуслаштык, гел ярдәм итешеп тордык. Хәзер дә җылы аралашабыз, еш очрашабыз.

фото: шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk