Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Даими хәбәрчебез Ришат Курамшинга газетабызның беренче мөхәррире Сәмигулла Кәримуллин исемендәге премия бирелде

Ришат хәзрәтне күпләр  Кукмара мәдрәсәсе мөдире буларак белсә, безнең өчен исә ул – иҗатташ дустыбыз, коллегабыз да, чөнки күп еллар дәвамында район газетасында “Дин. Әхлак. Вөҗдан” дип исемләнгән дин сәхифәсен алып бара, ислам дине, рухи тәрбия белән бәйле тирән мәгънәле язмаларын укучыларыбызга тәкъдим итә

Татарстан матбугаты көне уңаеннан, ел саен иң актив хәбәрчебезнең берсен газетаның беренче мөхәррире Сәмигулла Кәримуллин исемендәге премия белән бүләкләү традициясе бар. Быел бу мактаулы бүләккә Ришат Курамшинны лаек дип таптык. Ришат хәзрәтне күпләр  Кукмара мәдрәсәсе мөдире буларак белсә, безнең өчен исә ул – иҗатташ дустыбыз, коллегабыз да, чөнки күп еллар дәвамында район газетасында “Дин. Әхлак. Вөҗдан” дип исемләнгән дин сәхифәсен алып бара, ислам дине, рухи тәрбия белән бәйле тирән мәгънәле язмаларын укучыларыбызга тәкъдим итә.

Ришат хәзрәт белән хезмәттәшлек итү ифрат җиңел: язмаларны ул әйтелгән вакытка төгәллек белән хәзерләп өлгертә, журналистикага хас таләпләрне күздә тотып иҗат итә, һәрбер хезмәтенә зур җаваплылык белән карый. Публицистик язмалардан тыш Ришат хәзрәт дини эчтәлекле хикәяләр дә яза, аларның күбесе газетабызда басылып, райондашларыбыз игътибарына  иреште. Даими авторыбызның әлеге иҗат җимешләре китаплар буларак та дөнья күрде: беренче хикәяләр җыентыгын 2015 елда  “Бәхетле булырга вакыт” дигән исем белән Казандагы “Хузур” нәшрияты нәшер иткән булса, икенче, “Җаннарыбыз тынгылык эзли” дигән китапны былтыр Яр Чаллы шәһәрендәге “Ислам нуры” нәшрияты бастырып чыгарды.

Ришат Курамшин  дини дәреслекләр авторы буларак та танылган: аның Коръән уку кагыйдәләрен аңлатучы “Тәҗвид” дәреслеге һәм мәчетләр каршындагы курслар  өчен махсус чыгарылган “Ислам дине нигезләре” дигән әсбабы Татарстанда гына түгел, Россиянең шактый күп төбәкләрендә дә таралып зур популярлык казанды. Ислам дине буенча башлангыч дини белем алучыларның әлеге хезмәтләрне ошатуның сәбәбе – әдәби һәм шул ук вакытта җиңел, аңлаешлы тел белән язылган булуындадыр. Хәер, бу сыйфат хәбәрчебезнең газетабызда басылып килгән язмаларына да хас. Үзе белдергәнчә,  ул һәрдаим Аллаһы Тәгаләнең: “Дин юлына хикмәт һәм матур нәсыйхәт белән чакыр” дигән киңәш-күрсәтмәсен истә тотып иҗат итә. Даими авторыбыз фикеренчә, дини журналистның төп максаты – Аллаһны олылау, ислам дине кыйммәтләрен, хикмәтләрен, дин буенча яшәүнең файдасын халыкка җиткерү.

“Кайчан каләм тибрәтә башладыгыз?” –  дигән соравыбызга Ришат хәзрәт: “Хезмәт даны”нда беренче язмаларым 1998 елда дөнья күрде”, – дигәч, аптырап киттек: баксаң, быел аның белән хезмәттәшлек итә башлавыбызга 20 ел була икән... Ришат Исмәгыйль улына саулык, иминлек, иҗади уңышлар телибез. Мөхтәрәм хәзрәтебезнең гыйлем касәсе һәрвакыт тулып торсын, күңелендәге хикмәт чишмәсе саекмасын, озак еллар дәвамында укучыларыбызны гыйбрәтле, файдалы язмалары белән сөендереп торырга насыйп булсын!

Котлыйбыз!

2017-2018 еллардагы язмалары өчен даими хәбәрчебез  Ришат Курамшинга газетабызның беренче мөхәррире Сәмигулла Кәримуллин  исемендәге премия бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев