Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Чиста шәһәр» оешмасы хезмәткәрләре Кукмараны чистарту буенча күп эш башкара

Хезмәткәрләр автобус тукталышларында һәм җәяүле юллары читенә ташлап калдырылган чүпләрне генә түгел, ә стадион һәм башка урыннардан да җыя.

Районыбызның «Чиста шәһәр» оешмасы егет-кызлары ел дәвамында шәһәр урамнарында кырмыскадай кайнаша. Кыш көннәрендә дә автобус тукталышларында һәм җәяүле юллары читенә ташлап калдырылган чүпләрне җыеп йөри алар. Оешманың өлкән мастеры Рафисә Хаҗиәхмәтова сүзләренә караганда, яз көне эш бермә-бер арта.

«Быел да инде чистарту эшләренә әллә кайчан керештек. Кукмара эчендәге барлык газоннарны тырмалап чыктык, юл читенә куелган бордюр яннарындагы пычракны иң элек көрәк белән кырдык, чүпләрен капчыкларга тутырдык, аннары МТЗ тракторы себереп алды. Шулай ук әйләнеп уза торган юллар яны да тәртипкә китерелде», - дип сөйли ул.

Комсомол мәйданы артындагы стадионнан атнага 10ар, 15әр капчык чүп җыеп түгәләр икән.

«Аны бит әллә кем түгел, стадионга, яисә шул тирәгә килүчеләр ташлый. Шәһәр эчендә 50 метр саен кечкенә чүп савытлары куелган. Аларда да ни генә булмый. Кайберәүләр хәтта өйләрендәге чүп тутырылган капчыкларын шунда салып, сыймаган очракта кырыена куеп китә. Шәхси йортларда яшәүчеләр арасында да тәрбиясез кешеләр шактый. Капка төбең була торып, чүп-чарны яшел газон өстенә чыгарып куюны мин бөтенләй аңламыйм. Берсеннән-берсе юка, үтә күренмәле чүп пакетларын этләр ерткалый, бәрәңге кабыклары, пакетлар шәһәр буйлап тарала. Газоннарга бит печән чәчелгән, аңа хезмәткәрләр су сибеп, чүпләрен утап тора. Район халкы безнең хезмәтебезне хөрмәт итсен идее», - дип мөрәҗәгать итте оешманың өлкән мастеры район халкына.

фото: kukmor-rt.ru/архив

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk