Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Чишмәбаш укучылары Сабада кунакта

Алты сәгатьлек экскурсия барышында экскурсияче Тамчыгөл бик күп истәлекле урыннар белән таныштырды.

Тумышы белән Чишмәбаш авылыннан булган Саба аграр көллияте җитәкчесе Закирҗан Бикмөхәммәтов чакыруын кабул итеп, туган мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары, укытучылар коллективы һәм әти-әниләр белән берлектә күрше районда кунакта булып кайттык. Шушы сәяхәтебезне Миннебай абый Мостафин, Раил Әхкәмов, Илнар Галимуллин, Булат Гомәров, Рамил Билалов, Илгизә Фәхретдинова, Сәвия Хәбирова, Фирдүс Төхвәтуллиннар оештырды.

Мәһабәт уку бинасы әллә кайлардан үзенә чакырып тора икән. Бөтен җирдә чисталык, тәртип хөкем сөрә. Шәхсән Закирҗан Миннемулла улы һәм аның урынбасарлары безне ачык йөз белән каршы алдылар. Уку йортының бүгенге торышы турында мәгълүмат биргәннән соң, сыйныфлар, тулай торак бүлмәләре, быел гына төзелгән актлар залы белән таныштырдылар. Уку һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары укучыларның һәр соравына тулы җавап биреп барды. Иң күңеллесе студентлар белән нәни балаларның кара-каршы очрашуы булды. Кечкенәләрнең сорауларына студентлар бик теләп җавап кайтарды. Зур Сәрдек, Чишмәбаш авылыннан булган студентларыбыз өчен горурланып тордык. Укучыларыбыз үзләре дә биредә укырга теләкләре барлыгын әйтте. Соңыннан безне ашханәдә тәмле ризыклар белән дә сыйладылар. Көллият җитәкчесенең, мөгаллимнәр коллективының, студентларның зурлап кунак итүләрен күреп куандык.

Алты сәгатьлек экскурсия барышында экскурсияче Тамчыгөл бик күп истәлекле урыннар белән таныштырды. Ачык йөзле, тумышы белән безнең район кызын балалар үз итте, сорауларын яудырып кына торды.

Лесхоз поселогында Кукмара урамы да бар икән бит! Шунда урнашкан Саба урман хуҗалыгы музеендагы кунакчыл хезмәткәрләр, бай экспонатлар, урман хайваннарының тере кебек басып торулары бигрәк тә ошады. Музейдан соң ату тирында һәм атлар клубында булдык. Андагы чисталык, пөхтәлек күзгә ташланды. Үзеңне ат абзарына түгел, ә өйгә кергән кебек хис итәсең. Һәрбер атның исеме, яше язылган. Укучылар хайваннарны шикәр белән сыйлады.

Сабаның Яр буе күңел ачу һәм үзәк паркында балалар рәхәтләнеп уйнады. Әти-әниләр өчен дә ял итү урыннары булуы сөендерде. Көне буе йөрсәк тә, ару-талуны сизмәдек, күңелләр күтәренке иде. Без ул яклардан бик матур тәэсирләр белән кайттык.

Суфия ШӘФИГУЛЛИНА,
башлангыч сыйныфлар укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk