Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Быел кыш нинди булыр? Халык синоптигы ни фаразлый?

Миләшкә карап кышны фаразлау әкият, ди халык синоптигы.

Мәскәүдә беренче кар яуган да инде. Бездә дә атна уртасына көннәр суытып алачак. Чәршәмбедән пәнҗешәмбегә температура -1 градуска кадәр төшәр дип фаразлана. Ял көннәренә исә кабат җылытачак.

– Пәнҗешәмбе көнне безнең территория буйлап атмосфера фронты үтәчәк. Аның нәтиҗәсендә көндез җепшек кар яву ихтималы бар. Моңа берничек тә аномаль күренеш итеп карарга кирәкми. Гадәттә, беренче кар катламы бездә октябрьнең соңгы көннәрендә ята. Әмма ул эреп тә бетә. Россия гидрометерология үзәге мәгълүматларына караганда, октябрь һәм ноябрь аеның температура күрсәткечләре нормада булачак. Тотрыклы кар катламы ноябрьнең уртасында барлыкка киләчәк, – дип хәбәр итте безгә КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев.

Быелгы октябрь ае явым-төшемнәрнең күләме аз булу белән истә калыр, мөгаен. 18 көнгә нибары 1 миллиметрдан да азрак явым-төшем булган. Ә норма буенча ул 50 мм булырга тиеш.

– Кышның ничек булачагын алдан әйтеп булмый. Әмма декабрьдә һава температурасы нормадан түбәнрәк, ягъни салкынрак булыр дип көтелә, – ди Тимур Әүхәдиев.   
Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче халык синоптигы Рәис абый Шәкүров, быел кыш салкын булырга охшамаган, ди. Ноябрьдә әйбәт кенә кар явачак, әмма ул ай ахырына – декабрь башына эреп бетәчәк икән.

– Карлы яңгыр яву ул әле кыш җитә дигән сүз түгел. Октябрь аенда андый гына хәлләр була. Элек октябрь башында да кар төшкәләгәне бар. Үземнең күзәтүләремнән чыгып әйткәндә, 29 октябрьгә кадәр көннәр матур күрсәтә. Бакча башындагы су коңгызлары да ашыкмый. Кыш җитәсе булса, алар бик ашыгып эшли башлый. Суыклар якынлашасы булса, кискән агачны бик тиз ташып бетерәләр алар. Шуның белән кышка запас туплыйлар. Әллә кышы җылы киләсе булганга каударланмыйлармы икән дим. Суган белән сарымсак кабыгы да бик юка. Бу да кышның салкын булмаячагына бер ишарә кебек, – ди ул.

– Алай дисәң, быел миләш күп. Миләш уңган елны кыш салкын килә дигән сынамыш та бар бит әле, Рәис абый.
– Анысы аның әкият кенә. Узган ел миләш булмады, кыш салкын иде. Ул бер елны була, икенче елны булмый. Миләш уңган елны арыш чәчсәң әйбәт була дигәне чынлап та хак. Үткән елны миләше дә, арышы да яхшы булмады. Яңгырлар булгач, быел арыш әйбәт тишелеп калды.

Рәис абый умартачы да әле. Кышның ничек киләсен ул бал кортларының ояларын ничек ябуларына карап та фаразлый. Оядагы бөтен тишекне яхшылап томалап, һава керсен өчен, кереп йөрергә бер кечкенә генә ара калдырсалар, кыш салкын була дигән сүз. Әлегә көннәр җылы, кыш турында уйламыйлар әле алар. Кортлар кебек сизгер җан иясе юк, табигатьне кешеләргә караганда яхшырак беләләр, ди халык синоптигы.

Бу көннәрдә машина йөртүчеләр дә автомобильне кышкы сезонга әзерләү турында уйлана башлады. “Авито Авто” сервисы уздырган сораштырулардан күренгәнчә, автомобильчеләрнең 23 проценты җәйге резинаны кышкысына алыштырырга өлгергән дә инде. 24 проценты уртача тәүлек температурасы 0дән төшкәч кенә алыштырырга планлаштыра. 22 проценты температура 2-5 градус җылы булганны көтә. 19 проценты тәгәрмәчне 0…+1 градус тирәсе булганда алыштырачак икән.

Автоэкспертлар исә шиннарны уртача тәүлек температурасы 7 градус җылы булганда алыштырырга киңәш итә.

 

Дилбәр Гарифуллина

http://"Шәһри Казан"

фото: Гузель Фатхуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X