Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Бүген Гарәфә көне

Мөселман календаре буенча Зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көне – көннәрнең иң кадерлесе санала.

Бүген мөселман календаре буенча Зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көне – Гарәфә көне, көннәрнең иң кадерлесе. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәет хәбәр итте.

"Изге гамәлләр эшләгән өчен бу көндә әҗер-савап күп тапкырларга арттырылып бирелә. Хакыйкатьтә, Аллаһыдан башка беркем дә аның асыл кыйммәтен белми. Әҗер-савапларның күләме арткан кебек, бу көндә гөнаһлар да берничә тапкырга арттырып языла.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: "Гарәфә көнендә [Зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көнендә] тотылган ураза узган һәм быелгы елларның гөнаһлары ярлыкануга сәбәп була"

Әлеге көнне файдасыз рәвештә бушка уздырудан сакланырга кирәк. Гарәфә көнендә ураза тоту, күбрәк дога кылу һәм гөнаһларның ярлыкануын сорау киңәш ителә", диелгән әлеге хәбәрдә.

Татар-информ

фото: Эльвира Мөбарәкшина, "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X