Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Березнякта яңа мәчет ачылды

Авыл имамы Сәүбән хәзрәт Шәрәфиев тырышлыгы белән башкарылган бу изге эштә Кукмара металл савыт-сабалар заводының генераль директоры Азат Заһидуллин, Кукмара тегү фабрикасының генераль директоры Рафаэль Голов, авыл халкы, читтә яшәүче якташлар һәм башка иганәчеләрнең матди ярдәме зурдан булды

-Березняк авылында яңа мәчет ачылу тантанасы булды. Анда  Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, “Әсәнбаш” хуҗалыгы җитәкчесе Илдар Гарифуллиннар, төбәк халкы һәм районыбызның күп кенә авылларыннан килгән мөселман кардәшләребез катнашты, -дип хәбәр итте Березняк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрипов. - Мәчеткә беренче нигез ташы моннан берничә ел элек салынган иде. Авыл имамы Сәүбән хәзрәт Шәрәфиев тырышлыгы белән башкарылган бу изге эштә Кукмара металл савыт-сабалар заводының генераль директоры Азат Заһидуллин, Кукмара тегү фабрикасының генераль директоры Рафаэль Голов, авыл халкы, читтә яшәүче якташлар һәм башка иганәчеләрнең матди ярдәме зурдан булды. Мәчетебез авыл уртасында урнашкан. Аңа  халык күп йөри. Яңа елдан бирле биредә атнага биш  көн ир-атлар, хатын-кызлар, кызлар һәм ир балалар өчен аерым дин сабаклары укытыла. Җиренә җиткереп эшләнелгән мәчет  озак еллар төбәк халкына игелекле хезмәт итәр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев