Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Бердәм сайлау көнендә Кукмарада район башлыгы Кубогына футбол буенча турнир үтә

Әлеге турнир район тарихында беренче тапкыр уза.

Бүген Кукмарадагы Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда район башлыгы Кубогына футбол буенча турнир үтә. Анда барлыгы 16 команда катнашырга теләк белдергән. Уенчылар Киров өлкәсеннән, Теләче, Саба һәм башка районнардан килгәннәр иде.


 
Ярышларга иртәнге сәгать 9да старт бирелде. Ачылу тантанасында район башлыгы Сергей Димитриев, спортчыларны сәламләп.


 
«Әле кайчан гына бу стадионда Ринат Мөхәммәтшин Кубогына үтә торган традицион турнирга нәтиҗә ясаган идек. Инде менә бүген футбол буенча чемпионатка җыелдык. Район башлыгы призына футбол буенча турнир район тарихында беренче тапкыр уза. Ул дәвамлы булыр дип ышанасы килә. Спортның күп төре буенча республика, Россия, дөнья күләмендә матур күрсәткечләр яулаган спортчыларыбыз бар. Һәм без киләчәктә дә районда спортның һәр төре буенча шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләрне дә булдырырга тырышабыз. Кукмараның Нур Баян микрорайонында , “Илфани” кибете артында яңа спорткомплекслар төзү планлаштырыла. Быел 4 авылда яңа спортмәйданчыклары ачылды, ел ахырына кадәр тагын 33 урында спортмәйданчыгы ачылачак. Болар барысы да футбол, волейбол, баскетбол сөючеләр өчен зур импульс булып тора. Бүгенге чемпионатта матур һәм гадел җиңүләр телим», – диде район башлыгы.

Кукмараның инде «аксакал» спортчыларының берсе булган Рамил Әхмәтов белән дә сөйләшеп алдык. Рамил тупны инде 6 яшьтән бирле тибә. Шактый еллар шәһәрнең «Степан Разин» командасы өчен уйный.

«Иртүк торып, сайлау участогы ачылуга, саф фикерләр белән үзем лаеклы дип санаган кандидат өчен тавыш бирдем. Ә хәзер исә зур канәгатьләнү хисе белән яраткан эшем белән шөгыльләнәм, футбол уйныйм. Безнең өчен җан атып торыгыз. Әлбәттә, Рамил. Лаеклы җиңүләр телим сезгә», - диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk