Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру тәртибенә үзгәрешләр кертелде

11 сыйныф укучылары инглиз, француз, немец, испан яки кытай телләре буенча БДИ бирә алачак.

Россиядә 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен дәүләт аттестациясен үткәрү тәртибе үзгәрде. Бу хакта Россия мәгариф күзәтчелеге хезмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Йомгаклау аттестациясе сроклары төгәл билгеләнде – вакытыннан алда, төп һәм өстәмә вакыт була.

Хәзер 9 сыйныф укучылар Дәүләт йомгаклау аттестациясенә февральнең икенче чәршәмбесендә үткәрелә торган рус теленнән әңгәмәне уңышлы узган очракта гына кертелә. Бу сынауны уза алмаучылар яки билгеле сәбәпләр аркасында бу көнне килмәүчеләр өчен өстәмә көн билгеләү карала.

11 сыйныф укучылары биш тел – инглиз, француз, немец, испан яки кытай телләре буенча Бердәм дәүләт имтиханы бирә ала. Моннан тыш, укучылар информатика һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләре буенча БДИ бирә алачак.

Яңа үзгәрешләр буенча чыгарылыш укучылары математика буенча Бердәм дәүләт имтиханының бер дәрәҗәсен генә сайлый ала. Әмма укучы канәгатьләнерлек нәтиҗәсенә ирешә алмаса, сайлаган дәрәҗәне үзгәртә һәм өстәмә срокларда математика буенча кабат имтихан бирә ала.

Татар-информ

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X