Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Бердәм дәүләт имтиханнарының расписаниясе билгеле булды

2018 елда Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү вакыты билгеле булды

Бердәм дәүләт имтиханнары 28 майда география һәм информатика фәннәрен тапшырудан башланачак. 30 майда - база дәрәҗәсендәге математика, 1 июньдә профильле математика буенча имтихан планлаштырылган. Химия һәм тарих буенча сынау 4 июньдә узачак. 6 июньдә - рус теле, 9 һәм 13 июньдә чит телләр (сөйләм) буенча имтихан булачак. Җәмгыять белеме - 14 июньдә, 18 июньдә биология һәм чит телләр (язмача өлеше) буенча Бердәм дәүләт имтиханнары үтәчәк. Сынауларның төп агымы 20 июньдә рус әдәбияты һәм физика белән тәмамланачак. Өстәмә көннәр 22 июньнән 2 июльгә кадәр билгеләнгән. Җитди сәбәбе булганнар имтиханнарны 21 марттан 4 апрельгә кадәр алдан тапшыра алачак.
2019 елдан рус теленнән телдән имтихан бирү тугызынчы сыйныфлар өчен мәҗбүри булачагы да билгеле булды. Имтихан унберенче сыйныфлар язган йомгаклау иншасы кебек үк, зачет/незачет форматында бәяләнәчәк. Аны уңышлы тапшырмыйча, укучы йомгаклау аттестациясенә кертелми. Биремне үти алмаганнар имтиханны яңадан тапшыра алачак.
Рособрнадзорда билгеләп үтелгәнчә, яңа имтиханның гамәлгә кертелүе дәресләрдә телдән сөйләү формаларының кулланылу мөһимлеген ассызыклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk