Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Белем көнендә Кукмара районында дүрт социаль объект ачылды

Тантаналарда район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, «Булгарстройкомплект» оешмасының генераль директоры Нияз Аитов һәм башкалар катнашты.

Бүген районыбызда шатлыклы вакыйгалар күп булды: Поршур авылында өр-яңа мәгариф үзәге, Каенсарда күпфункцияле үзәк ачылды, Югары Чурада капиталь төзекләндерелгән урта мәктәп һәм Кукмарада икенче яшьлеген кичергән «Ромашка» балалар бакчасы үзенең ишекләрен ачты. 
Тантаналарда район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, «Булгарстройкомплект» оешмасының генераль директоры Нияз Аитов һәм башкалар катнашты, үзләренең котлау сүзләрен ирештерде.

Поршур авылындагы мәгариф үзәге балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәпне үз эченә ала. Югары Чура урта мәктәбе директоры Эльмира Тукеева сүзләренә караганда, төзелеш «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы буенча алып барылган. Биредә балалар бакчасына 16 сабый йөри, башлангыч мәктәптә 11 бала белем-тәрбия ала. 

Югары Чура урта мәктәбендә дә «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы буенча бик күп эшләр башкарылган. Биредә төзүчеләрнең кулы тимәгән бер генә почмак та калмаган. Бинаның тышкы өлеше, коридорлар, сыйныф бүлмәләре, спорт залы, алардагы җиһазлар — һәммәсе өр-яңа һәм заманча. Биредә белем-тәрбия алу өчен мөмкинлекләр бик зур. Әлеге белем йортында Югары һәм Түбән Чура, Поршур, Пчеловод авылларыннан килеп 104 бала укый икән. Быел беренче сыйныфка 6 бала кергән. 

Каенсар авылындагы яңа күпфункцияле үзәк тә бүген үзенең ишекләрен ачты. Әллә каян балкып күренеп торучы мәһабәт бина башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, китапханә һәм универсаль залны (спорт һәм актлар залы) бер түбә астына берләштерә. Балалар бакчасына бүгенге көндә 11 бала тәрбияләнә, укучылар саны шулай ук — 11. Беренче сыйныфка 4 бала укырга кергән. 

Кукмараның «Ромашка» балалар бакчасы да капиталь ремонттан соң яңа сулыш белән эшли башлады. 38 ел дәвамында биредә бер тапкыр да зур күләмле төзекләндерү эшләре башкарылмаган булган. Дәүләт программасы буенча бакча танымаслык булып үзгәргән.
Кунаклар дәүләт программасы буенча үзенең икенче яшьлеген кичергән Поршур авылы мәдәният йортында да булдылар, Югары Чура авылындагы капиталь ремонт ясалган балалар бакчасы һәм мәдәният йортының эшчәнлеге белән дә танышып чыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев