Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Байлангарлылар китапханәдә Искечә Яңа ел бәйрәмен үткәрде

Бәйрәмдә беркем дә күңелсезләнеп утырмады: шаулады-гөрләде бәйрәм, ә халык бөтен мәшәкатьләрен онытып ял итте, уйнады-көлде

Яңа ел - елның иң серле һәм көтеп алынган бәйрәм. Аның килүен балалар да, олылар да түземсезлек белән көтә. 12 гыйнвар көнне Байлангар авылы китапханәсендә “Искесен озатабыз, Яңа елны каршылыйбыз” дип исемләнгән бик матур кичә булды. Кичәне шушы авылда туып-үсеп, гомеренең 31 елын китапханәче һөнәре белән бәйләгән, эшен җиренә җиткереп башкаручы китапханәчесе Венера апа Хисмәтова ачып җибәрде. Кәркәвеч авылыннан килгән Фазыл Гадиевның сәнгать кешеләренә генә хас һөнәри осталык белән милли көйләребезне баянда уйнавы авылдашларыбызга кабатланмас мизгелләр бүләк итте.

Күсе дә үзенчәлекле иде бу бәйрәмдә. Кыш бабайны үзе белән алып килмәгән. Кичәгә килгән кунаклар арасыннан иң чибәрен, иң уңганын үзе сайлап алды. Балачакларын искә төшереп, шигырьләр сөйләп, җырлап-биеп бүләк алучылар да күп булды. Китапханә ишеген ачып кергән һәркем, китапсыз кайтып китмәде. Беркем дә күңелсезләнеп утырмады: шаулады-гөрләде бәйрәм, ә халык бөтен мәшәкатьләрен онытып ял итте, уйнады-көлде. Яңа китаплардан оештырылган “Яраткан китап укучым - барысы да синең өчен!” дигән китап күргәзмәсе беркемне дә битараф калдырмады. Ике сәгатьтән артыгракка сузылган бәйрәмнән авылдашлар әле бик озак таралырга ашыкмады, ә киткәндә бергәләшеп истәлекле фоторәсемгә төштеләр.

Фәния РӘХИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk