Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Байлангарда “Мәдәнияткә багышланган гомер” дигән бәйрәм кичәсе үтте

Мәдәният йортында күп еллар хезмәт куеп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган мәдәният хезмәткәрләре, авыл тормышында актив катнашкан сәхнә ветераннары кунакка чакырылды

Байлангар мәдәният йортында күп еллар хезмәт куеп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган мәдәният хезмәткәрләре, авыл тормышында актив катнашкан сәхнә ветераннары белән бергә “Мәдәнияткә багышланган гомер” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте. Үзешчән сәнгатьтә кайнап яшәгән сәхнә ветераннарының чыгышлары белән үрелеп барган бу чара һәркемнең күңелендә бик матур тәэсирләр калдырды. Әлеге кичәне алып баручы, мәдәният йорты директоры Минзәлия Әгълиуллина үзенең остазы, 30 елдан артык мәдәният йорты директоры булып эшләгән Мәлик Саттаровка истәлек бүләге тапшырды. Соңыннан кунаклар чәй өстәле янына чакырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk