Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Бастрыкин Кукмара районында балаларга эт һөҗүм итү турындагы эшне тикшерүне контрольгә алды

Әлеге факт буенча «Гамьсезлек» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылды.

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Татарстанда сукбай этнең өч балага һөҗүм итүнең нечкәлекләрен тикшерү турында хәбәр итәргә кушты. Шул хактагы мәгълүмат РФ Тикшерү комитеты сайтында урнаштырылган, дип яза МА «Татар-информ».
Бастрыкин ТР Тикшерү комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручыга әлеге хәлнең нечкәлекләре һәм хәзерге вакытта алып барыла торган тикшерү гамәлләре турында җентекле доклад тәкъдим итәргә, шулай ук бу җинаятьтә катнашы булган конкрет вазифаи затларны ачыкларга кушты.

Җинаять эшен тикшерүнең барышын Тикшерү комитеты үз контроленә алган.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанның Кукмара районында сукбай эт өч баланы (11 яшьлек ике малай һәм 5 яшьлек кыз) тешләве хакында хәбәр иткән иде. Күпсанлы җәрәхәтләр алган сабыйны хастаханәгә озатканнар.
Әлеге факт буенча «Гамьсезлек» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk