Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Балтырган - агулы үлән, кеше сәламәтлеге өчен дә зур куркыныч тудыра

Үсемлекнең согы гына түгел, серкәсе, исе һәм хәтта чыгы да куркыныч.

Балтырган – зур чүп үләне, аның агулы төрләре сәламәтлек өчен, ә кайвакыт  кеше тормышына да зур куркыныч тудыра. Үсемлекнең согы гына түгел, серкәсе, исе һәм хәтта чыгы да куркыныч. Үсемлеккә кагылуга тәнне пешерергә мөмкин. Балтырганга кагылуга тәнгә шунда ук  зарар килмәскә мөмкин, аның төп куркынычы шунда да инде. Пешкән урыннар бик каты авырта һәм бик озак  төзәлә. Әгәр балтырган согы тәнгә эләгә икән, анны шунда ук сабын белән юарга һәм,  кичекмәстән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Балтырган башка үсемлекләр өчен дә зарарлы. Туфракка агулы матдәләр бүлеп чыгаруы аркасында, башка үсемлекләрнең  орлыкларына үсеп китәргә комачауларга мөмкин.

Балтырган бер генә тапкыр чәчәк ата, әмма ул бик күп орлык чәчә,  үләнне чапканнан соң да аның орлыклары чәчелеп, яңадан тишелеп чыгып чәчәк атарга мөмкин. Шуңа күрә дә аны юкка чыгару бик авыр. Шуны истә тотарга кирәк, аңа каршы көрәштә бик сак эш итәргә кирәк, бигрәк  тә әлеге чүп  үләненең согы һәм  парларыннан  тәнне һәм үпкәләрне сакларга кирәк. Иң яхшысы әлеге үләннән  яшь чагында ук котылу, чөнки алар бу вакытта  зур куркыныч тудырмый. Шулай ук кояш нурлары тәнгә эләкмәсен өчен, балтырганны болытлы һәм җилсез көнне чабарга кирәк. 

Хәзерге вакытта  Татарстан территориясендә  балтырган шактый җирләрне биләп тора, ул территорияләр өчен дә, сәламәтлек өчен дә куркыныч тудыра. Ул  тышкы  мохиткә бик чыдам үсемлек, ел саен  зуррак территорияне биләп ала.

Кукмара районында,  Кукмара шәһәрендэ сельхозтехника жирлеклэрендэ таралган. Вакытында чырагын күрмәсәк, бу чүп үләне киң таралырга мөмкин. Әгәр бернидә эшләмәсәк, тиздән бакчачыларга аның белән үз участокларында көрәшергә туры киләчәк. 

Татарстан Республикасы буенча «Россельхознадзор»

дәүләт тикшерүчесе Рәмис Фаттахов

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk