Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Балды Кенә авылының клуб мөдире Айна Павлова: «Безнең өчен иң мөһиме – кешеләргә бәйрәм рухы тудыру»

Ел саен клуб территориясендә кар шәһәрчеге ясала.

Балды Кенә авыл клубы территориясендә ел саен берсеннән-берсе матур кар сыннары барлыкка килә. Быел да клуб янына боз чаналарына утырган Кыш бабай, Кар кызы, шулай ук узып баручы һәм якынлашып килүче ел символлары – Юлбарыс һәм Куян «килгән». Әлеге кар шәһәрчеген клуб мөдире Айна Павлова ясый.

«Мин тумышым белән Югары Күзмис авылыннан. Балды Кенәгә килен булып төштем. Кар сыннарын гаиләбез белән ясыйбыз», - ди әңгәмәдәшем.

Клуб мөдире әйтүенчә, балалар - канәгать, авыл халкы да сыннарны карарга, истәлеккә фотога төшәргә күп килә икән.

«Безнең өебез клуб белән янәшә генә. Якын булгач, бар карны шунда ташып, кар өемнәре ясыйбыз, суны өйдән ташыйбыз. Кар сыннары ясаганда көрәкләр һәм пычак кулланабыз. Кар шәһәрчеген булдыру өчен өч көн вакыт китте. Ел саен гадәти булмаган сыннар ясыйсы килә. Авыл кешеләренә дә хезмәтебез бик ошый. Иң мөһиме – кешеләргә бәйрәм рухы тудыру. Тик менә, кызганычка каршы, һава шартлары аркасында барысы да эреп бетте», - ди Айна Павлова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев