Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Балалар сөйләшә

Балалар сөйләшә

Бәләкәй Нияз апасының бер егет белән сөйләшеп торганын күрә. Апасы: “Әниләргә әйтә күрмә”, - дип, аңа 5 тиен акча бирә. Бергәләп төшке ашны ашап утырганда, Нияз: “Тәтә, мә 5 тиенеңне, түзәр чамам калмады, барыбер әйтәм”, - дип, апасының кулына 5 тиенен кире тоттырган.
***
Авылның түбән очында йорт яна. Кем йорты янганын белер өчен, 80 яшьлек Муса бабай авырткан аякларын өстерәп диярлек шул якка таба ашыгып барганда, каршысына кечкенә Нияз йөгереп килә:
- Уча бабай, ашыкма, бик әйбәт яна анда, - дип, үзенчә бабайны “тынычландырган”.
***
Әнисен каршы алырга чыккан Нияз: “Кайдан кайтасың?” - дип сорагач, әнисе: “Сине страховать итеп кайтышым”, - дигән. Нияз, кызыксынып, “Ул нәрсә була соң?”, - дип сораган. Әнисе: “Мин үлгәч, бу документта җыелган акчалар сиңа булачак”, - дип аңлаткан. Нияз: “Әни, син кайчан үләсең инде ул, акчалар хәзер үк кирәк иде бит”, - дигән.
***
Әбисе Ниязны баздан бәрәңге алып чыгарга чакырган, ә аның малайлар белән уйнап йөргән чагы була, бер дә бүленәсе килмичә: “Дәү әни, әллә инде үзең баз авызына сыймый башладыңмы?” - дип җавап биргән.
***
Әнисе Ниязга: “Электричкада билет тикшерсәләр, миңа 5 яшь”, - дип әйтергә кушкан. Билет тикшерүчеләр янында Нияз: “Әни, миңа 7 яшь булса, 6 яшь дип әйтергә буламы?” - дип сораган.

Дәлфирә ГАЛИМОВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk