Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Бал-маскарад, чыршы эстафетасы һәм күңелле стартлар: Лубян халкы Яңа елда ничек бәйрәм итте

Яңа ел ул – барыбыз өчен дә көтеп алынган, иң могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе. Лубян авыл җирлегендә дә Яңа ел чаралары күңелле һәм мавыктыргыч үтте.

Декабрь башында ук Лубян урман-техник көллиятенең Инстаграм битендә “Лубян көллияте Яңа елны каршы ала” акциясе кысаларында чыршы эстафетасы старт алды. Аның максаты яшел үсентеләрне саклау иде.

- Эстафетада бүлек, тулай торак һәм көллиятнең беренче курс студентлары катнашты. Анда кәгазь, җеп, пластмасс чәнечке, карандаш, фломастер һәм башка материаллардан 21 чыршы ясалды, - дип сөйләде көллиятнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Сираҗетдинова.

Традиция буенча дүртенче ел рәттән көллияттә Яңа ел бәйрәме урамда үткәрелә.

Студентлар аны халык уеннары белән билгеләп үттеләр: Кыш бабайны чакырдылар, әйлән-бәйлән әйләнделәр, чыршыдагы утларны кабыздылар һәм конкурсларда катнаштылар.

Студентлар спорт ярышларында да актив катнашалар. Декабрь уртасында “Боз чоры-2020” сезоны ачылды. Бозда үткәрелә торган күңелле стартларны җитезлеккә багышланган ярышлар белән башлап җибәрделәр. Анда катнашучылар тимераякта шуу осталыкларын һәм командада эшли белүләрен күрсәттеләр.

Узып баручы елның соңгы атнасы көллият хезмәткәрләренең балалары һәм Лубян авылы мәктәп яны балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен дә чын мәгънәсендә бәйрәм булды.

Студентлар һәм укытучылар чыршы тирәли тамаша әзерләгәннәр иде. Чараның төп геройлары Кыш Бабай, Кар Кызы һәм әкият геройлары булды. Нәниләр традиция буенча яңа ел шигырьләре сөйләделәр, җырлар җырладылар, әйлән-бәйлән әйләнделәр, Кыш Бабай һәм Кар кызыннан бүләкләр алдылар.

Лубян авыл мәдәният йорты директоры Сергей Хитрин хәбәр иткәнчә, Яңа ел бәйрәмнәрен авылда көтеп алалар, бар халык чыршы янындагы мәйданга җыела. Бәйрәм кунаклары өчен бу көнне күңелле музыка яңгырый, аның астында төрле кызыклы конкурслар һәм биюләр оештырыла.

Лубян авыл мәдәният йорты территориясендә ясалган кар сыннары һәм бинаны бизәгән төрле төстәге гирляндалар да халыкта бәйрәм кәефе тудырды. Клуб һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан өлкән яшьтәге кешеләр өчен бал-маскарад оештырылды. Яңа ел бәйрәме алдыннан ветераннарны котлау матур традициягә әверелде. Быел да клуб һәм китапханә хезмәткәрләре ветераннарга бардылар, аларның хәлләрен белеп, Яңа ел бүләкләре бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk