Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллинаның никахы булды

Исегезгә төшерәбез, 25 февральдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Ваһапов фестивале йолдызлары” концерты барышында Азат Абитов Гөлсирин Абдуллинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясады

Мамадышта чын бәйрәм буоган. Анда Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллинаның никахы гөрләде. Бу хакта беренчеләрдән булып Рифат Фәттәхов хәбәр итә. «Бүген -Гөлсирин һәм Азатның никахы! Ваһапов фестивалендә туган беренче гаилә. Котлыйбыз! Бәхетле булыгыз!», дип язган ул.

Исегезгә төшерәбез, 25 февральдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Ваһапов фестивале йолдызлары” концерты барышында Азат Абитов Гөлсирин Абдуллинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. "Минем өчен дулкынландыргыч мизгел. Җитди адым ясыйм. Гульсик, бары бер сорау гына бирәм. Син миңа кияүгә чыгарга ризамы?" - дигән иде ул.

Азатның, тезләнеп, Гөлсирингә чәчәкләр бәйләме һәм йөзек бүләк итүенә йөзләгән кеше шаһит булды. 

Күптән түгел яшьләр Азатның туган ягында Изет Кабул кылдыру йоласын үтәп кайтканнар иде. "Минем өчен яңа йола, чөнки бездә Мамадышта андый йола юк. Монда минем өчен шунысы яңалык, егет кызны үзенең төп йортына алып кайткач, туганнары, күрше-тирә, авылдашлар бүләкләр белән килен күрергә киләләр" дип уртаклашты Гөлсирин Абдуллина.

Матбугат

фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk