Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Августта һава торышы сөендерәчәкме?

Августның беренче декадасында температура күрсәткечләре нормадан түбән булачак, ди профессор Переведенцев.

Казанда августта һава торышы гадәттәгедән тайпылышсыз булачак. Айлык уртача температура 18 градус чамасы булачак. Бу фараз белән КФУ Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемасы институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире профессор Юрий Переведенцев уртаклашты. Бу турыда вуз матбугат хезмәте хәбәр итә.

Явым-төшем дә норма кысаларында – 6 мм булачак.

Җәйнең соңгы аеның беренче декадасында температура күрсәткечләре нормадан түбән булачак. Бу вакытта салкын фронт йогынтысы аркасында  һава температурасы 20 градус булачак.

Переведенцев сүзләренчә, августта һава торышында бернинди дә көтелмәгән хәлләр күзәтелми. 

Татар-информ

фото: Алсу Сәләхетдинова, "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X