Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Альберт Фәхретдинов: Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә һичшиксез катнашам

Березняк урта мәктәбе директоры илнең төп документына кертеләчәк үзгәрешләр илнең алдагы үсешенә йогынты ясар, халыкның тормышы тагын да яхшы якка үзгәрер дип ышана.

Березняк урта мәктәбе директоры Альберт Фәхретдинов белдергәнчә, ул берсүзсез Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә катнашачак.

«Бүгенге көндә, шөкер, ил-көнебез тыныч, тормышыбыз яхшы. Кибетләрдә җаның ни тели, шул бар, үз эшчәнлеген башлыйм дигәннәргә дә хөкүмәт ярдәмнәре бирелә, бала тәрбияләүчеләр дә читтә калмый», - дип билгеләп үтте Фәхретдинов.

Директорның сүзләренә караганда, ул Россия Президенты Владимир Путинның тәкъдимен хуплый.

«Илнең үсеше өчен кирәк булган мөһим документта үзгәрешләр уңай булсын, чын мәгънәсендә, халыкның яшәешендә чагылыш тапсын иде. Алга таба хезмәт кешесенең абруе, гаилә кыйммәтләре тагын да артыр дип ышанам», - дип ачыклык кертте ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk