Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

«Алар мине гипнозлады, ахры…»: Кукмара районы халкын мошенниклар ничек алдыйлар

Быелның 9 аенда районда мошенниклык факты буенча 30 җинаять эше кузгатылган, кешеләргә 5 миллион 692 мең сумлык матди зыян килгән.


«Банкоматка барып, шунда үз кулларым белән салдым бит мин ул акчаларны...»

Күптән түгел кредит рәсмиләштереп, мошенникларга 300 мең сум акча күчергән 42 яшьлек хатын-кыз күз яшьләре аша әнә шулай ди. Ялган корбаны булган райондашыбыз белән очраштык. 

«26 сентябрьдә кәрәзле телефоныма таныш булмаган ниндидер бер номердан шалтыраттылар. “Спам” дигән язуы чыкмагач, аны-моны уйламадым, алып сөйләшергә булдым. Телефонның икенче очындагы ягымлы гына тавышлы хатын-кыз: “Хәерле көн. Сезне банкның иминлек хезмәтеннән полиция лейтенанты борчый. Сезнең исемгә 300 мең сум кредит рәсмиләштерү өчен заявка юллаганнар, һәм ул банк тарафыннан хупланган”, - диде. Аптырап калдым. “Минем соңгы вакытта бөтенләй кредит алганым юк”, - дим. Алайса ул кеше мошенник булып чыга инде, аны ничек тә эләктерергә кирәк, ди бу. Шуннан соң телефон трубкасын ир кешегә бирде дә, минем белән ул аралашты», - дип башлады ул үзенең сүзен.

Мошенниклар әлеге ханымга кәрәзле телефоны аша банкның мобиль кушымтасына керергә куша. 

Кушымтаны ачуга бер-бер артлы кредит алырга дип заявка юлланган битләр чыга башлады. Төгәл суммаларын хәтерләмим, әмма аз түгел иде. “Хәзер сезгә 900 номерыннан шалтыратырлар, аларга әйтәсе сүзләрне өйрәнеп куйыйк. Фатирны ремонтларга, яңа җиһазларга дип кредит алдым, диярсез”, - ди яңа танышым. Нәтиҗәдә болардан башка бернинди дә өстәмә шалтырату булмады. Миңа банкоматка барып, картадан 300 мең сум кредит акчасын алырга һәм тиешле счетларга күчерергә кирәклеген әйттеләр, шулай эшләсәм, күптән түгел генә мошенник рәсмиләштергән кредит юкка чыгачак, янәсе. Элемтә бер дә өзелмәде, гел аралашып тордык. Акчаларымны алдым да 15әр мең сум итеп телефоннан әйтеп торган номерларга һәм счетларга акчаларны көч-хәл белән күчереп бетердем. “Бөтенесен бергә салып булмыймы соң?” – дип тә кызыксындым әле сөйләшкән арада. Юк, бүлеп-бүлеп яхшырак, диделәр. Өйгә кайтып җиткәч тә, һаман болар белән сөйләшәм бит әле. Туганым бездә иде. Тыңлап торды да: “Тукта әле, син бит мошенниклар белән аралашасың түгелме соң?” – дип, кулымнан телефонны тартып алды. Сүзгә өченче кеше килеп кушылгач, тегеләрнең ачулары чыкты, ахры, тавышларын көчәйтә, хәтта начар сүзләр дә әйтә башладылар. Шуннан соң мин үземнең тозакка төшкәнемне аңладым. Тик инде... соң иде!» - ди ул.

Әңгәмәдәшем икенче көнне полициягә барып хәлне сөйли, банкта карталарын алыштыра, счетларын да иминиятләштерә. «Биш ел дәвамында ай саен 10 мең сум акча түләргә туры киләчәк. Эх, кая егыласымны белсәм, салам җәеп куйган булыр идем дә бит...» - ди ул.
 
20 октябрь көнне кырыгалдарлар капкынына эләккән икенче бер райондашыбызның да хәле шәптән түгел. Ул да, редакциягә килеп, үзе белән булган хәлләрне сөйләде. Борчылуы йөзенә чыккан, инде ничә көн йөрәгем авыртуга түзәр хәл юк, ди ул. Аны мошенниклар 356 мең сумга “утырткан”. 

«Миңа да шалтыратучы үзенең банктан булуын, иминлек хезмәткәре икәнлеген әйтте. “Кукмаралыларны мошенниклар бик күп алдады, сезнең белән дә күңелсез хәл килеп чыкмасын өчен хәбәргә чыгарга булдык”, - диде ул. Алар үзләре телефоннан сөйләште, ә үзләре минем тарафтан алынган кредит, башкарылган түләүләр, карталар турындагы мәгълүматларны дөп-дөрес итеп әйтте. Шуннан соң, чыннан да, болар банктан икән, дип ышандым. Алга таба: “Сезнең исемгә кредит рәсмиләштерелгән, аны каплау өчен акча кирәк”, - дип искәрттеләр. Аны-моны карап тормадым, тиз арада телефондагы банк кушымтасына кереп, кредит алырга онлайн рәвештә заявка бирдем. Банк 356 мең сумны хуплады. Үзем белән нәрсә булганын бөтенләй әйтә алмыйм. Ике арада сөйләшү бер дә өзелмәде. Банкка барып, кассадан алган 230 мең сумны кесәгә салып куйдым. Банкомат моннан ерак дигәч, такси машинасы да җибәрделәр. Урынга килеп җиткәч, шуннан 10 мең сумлап төрле-төрле счетларга акчаларны юлладым. Банкомат янында озак вакыт маташырга туры килде. Картада калган акча бар иде, аннан да 15әр мең сум итеп, 39 мең сумны ниндидер оешма счетына күчердем», - ди 43 яшьлек ир.  

Өенә кайткач та, әлеге кредит тынгы бирми кукмаралыга. Кичтән мобиль кушымтаны ача алмый, иртәгесен исә улы белән Казанга дәваханәгә китеп бара. 

«Электричкада кайтканда кушымта аша шәхси кабинетка кердем һәм, анда үз өстемдә тагын бер кредит булуын күреп, аздан гына йөрәк өянәге кичермәдем. Бүгенге көндә башта алынган кредит белән бергә банкка 700 мең сумга якын акча түлисе бар. Бу – түгәрәкләп алганда ай саен 20 мең сум дигән сүз. Банкка, полициягә бардым. Кырыгалдарларның эзенә төшә алсалар ярар иде, дип телим хәзер. Ике кечкенә балам бар. Көн саен акча кирәк бит. Ничек шулай эшли алдым, беркатлы булдым – аңламыйм. Алар мине телефон аша гипнозлады, ахры, чөнки үземнең гамәлләремне хәтта төгәл генә аңлатып та бирә алмыйм. Гаиләм каршында оят. Әмма эш узган, үкенүдән файда юк. Башкалар да минем ялгышны кабатлый күрмәсеннәр!» - ди бичара ир.

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, быелның 9 аенда районда мошенниклык факты буенча 30 җинаять эше кузгатылган, кешеләргә 5 миллион 692 мең сумлык матди зыян килгән.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев