Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Язмышларны белеп булмый

Язмышларны белеп булмый: Бүген яхшы, алда яман. Адым саен төгәлсезлек, Күз ачтырмый җансыз ялган. Чирәм түшәп, чокыр казый, Төшкәнеңне шунда көтә. Тотып ата, теләмәсәң, Шул мизгелдә ут та төртә. Пешкән җирне тозлап юа, Ачысыннан җаның сыза. Инде беттем, дигәч кенә, Авыз ерып, кулын суза. Өзгәли дә мең кисәккә, Минем талган...

Язмышларны белеп булмый:

Бүген яхшы, алда яман.

Адым саен төгәлсезлек,

Күз ачтырмый җансыз ялган.

Чирәм түшәп, чокыр казый,

Төшкәнеңне шунда көтә.

Тотып ата, теләмәсәң,

Шул мизгелдә ут та төртә.

Пешкән җирне тозлап юа,

Ачысыннан җаның сыза.

Инде беттем, дигәч кенә,

Авыз ерып, кулын суза.

Өзгәли дә мең кисәккә,

Минем талган бәгыремне,

Сынау арты сынау аша,

Җуя булган кадеремне.

Тукта, язмыш, уйнама син!

Сабырлыгым - сары алтын.

Күзләремнән тамса да яшь,

Йөрәгемдә сүнмәс ялкын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk