Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Тукай –яраткан шагыйрем, ди Зур Кукмара мәктәбе укучысы

Мин әле бик кечкенә чакта ук бабам миңа сөекле шагыйребез Тукай шигырьләрен укый, әбием аның әкиятләрен сөйли иде. Мин аларны күпме генә тыңласам да, туя алмый идем. -Әбием, "Шүрәле"не, "Су анасы"н тагын сөйлә инде. Бабам,"Туган тел"не җырла инде, - дип, аларны йөдәтеп бетерә идем. Мәктәптә укый башлагач та, мине Тукай...

Мин әле бик кечкенә чакта ук бабам миңа сөекле шагыйребез Тукай шигырьләрен укый, әбием аның әкиятләрен сөйли иде. Мин аларны күпме генә тыңласам да, туя алмый идем.

-Әбием, "Шүрәле"не, "Су анасы"н тагын сөйлә инде. Бабам,"Туган тел"не җырла инде, - дип, аларны йөдәтеп бетерә идем.

Мәктәптә укый башлагач та, мине Тукай иҗаты аеруча кызыксыдырды, күп шигырьләрен яттан өйрәндем. Аның тормышы, ятимлектә үткән балачагы кызгану хисләре уятса, халкыбызның бөек шагыйре булып китүе миндә соклану һәм горурлану тудырды. Аның шигырьләре миңа рухи азык булып тора. Мин ел саен төрле шигырь бәйгеләрендә катнашам һәм анда яраткан шагыйремнең шигырьләрен сөйлим, үзем дә аңа багышлап, шигырьләр язып карыйм. Минемчә, Тукай шагыйрь генә түгел, халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да ул. Үзем иҗат иткән бер шигыремне тәгъдим итәм.

Тукайга

Кушлавычта бер бала

Дөньяга аваз сала.

Ике-өч яшь тулганда,

Әти-әнисез кала.

Печән базарында ямщик

Йөрәк өзгеч тавыш белән,

Бар җиһанга хәбәр сала:

"Асрамага бала бирәм, кем ала?"

Кем булса да барыбер

Әти-әнисе булсын.

Ятим балага бары тик

Якты чырай, наз булсын.

Казанга һәм Кырлайга,

Җаек дигән калага...

Кулдан кулга, йорттан йортка

Күпме авыр көннәр артта...

Җан авазы булып яңгырый

Аның һәрбер шигыре.

Бар халык яратып укый

Тукай дигән шагыйрьне.

Балачактан укып үстек

"Сабыйга","Шүрәле"не.

Чын милли телебездә

Җырлыйбыз "Туган тел"не.

Татарның горурлыгы

Исеме күңел түрендә.

Якты йолдыз булып яна

Шигъриятебез күгендә.

Гомәрова Илзия, Зур Кукмара урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысысы

фото: http://900igr.net/fotografii/literatura/ZHizn-Gabdully-Tukaja/003-Iz-literatury-narodov-Rossii.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk