Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Сагышларың кайда китәләр (шигърият)

Авыр язмышларга түзә-түзә Яшәүләрнең авырлыгын инде беләм. Салкыннарда безнең нәни аякларга Яшел чирәм булган икән йомшак келәм. Ак каенга сарылып, ни уйлыйсың диеп Мескән җилләр җавап көтәләр. Каеннарга карап яшең тамса Сагышларың кайда китәләр. Ятимлектә үткән балачаклар Еллар артларында калган күптән. Бәхет тауларын син күрдеңме дип Аваз сала миңа зәңгәр...

Авыр язмышларга түзә-түзә

Яшәүләрнең авырлыгын инде беләм.

Салкыннарда безнең нәни аякларга

Яшел чирәм булган икән йомшак келәм.

Ак каенга сарылып, ни уйлыйсың диеп

Мескән җилләр җавап көтәләр.

Каеннарга карап яшең тамса

Сагышларың кайда китәләр.

Ятимлектә үткән балачаклар

Еллар артларында калган күптән.

Бәхет тауларын син күрдеңме дип

Аваз сала миңа зәңгәр күкләр.

Бу дөньяның матурлыгын мин яратам

Күңелемә әллә нинди уйлар килә.

Бәхет көтеп, узган гомерләрне уйлап

Ап-ак карлар кочагында бер елыйсы килә.

К.ГАЛИУЛЛИНА

фото: http://www.ambitour.ru/holidays.php?p=249

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев