Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Әни кирәк һәркемгә (шигырь)

Әни бит ул - кояш балкышы Әни бит ул - таңнар яктысы. Әни бит ул - матур җыр кебек, Бизәнмәгән гүзәл кыз кебек. Синең өчен һәрчак борчыла ул Уңышларың күреп куана. Ерак киткән күз парәсен көтеп, Кайтыр әле, - диеп юана. Һәркемгә дә әни кирәк Әни яшәү чаткысы. Көләч йөзен...

Әни бит ул - кояш балкышы

Әни бит ул - таңнар яктысы.

Әни бит ул - матур җыр кебек,

Бизәнмәгән гүзәл кыз кебек.

Синең өчен һәрчак борчыла ул

Уңышларың күреп куана.

Ерак киткән күз парәсен көтеп,

Кайтыр әле, - диеп юана.

Һәркемгә дә әни кирәк

Әни яшәү чаткысы.

Көләч йөзен алсулата,

Таң нурының яктысы.

Күктә кояш, җирдә әни,

Бар галәмнең сакчысы.

Алар кебек нурлар сибә

Тулган айның яктысы.

Әниләр бит барсына да түзә

Аларда бит чиксез сабырлык.

Араларда булган сабырлыкка,

Мәрмәр таштан һәйкәл салырлык.

Исән чакта кадерләрен белик!

Ризалыгын алыйк аларның.

Игелекләрен күреп яшәсеннәр,

Үзе үстергән һәрбер баланың.

Әти-әни һәрчак түрдә булсын,

Безгә алар гомер биргән бит.

Рәхәтлектә үтсен һәр көннәре,

Гомеркәйләр бигрәк кыска бит.

Кайта алмый йөргән чаклар булса,

Хәбәрләшеп яшик һәрвакыт.

Үзеңнең дә әти-әни буласың бар

Менә шуны зинһар истә тот.

Бала чакта әни, әни диеп,

Күлмәк итәгеннән тартабыз.

Үсеп җиткәч онытабыз шуны

Өйгә дә бик сирәк кайтабыз.

Әниләрне сайлап алып булмый

Әниләр бит була бер генә.

Әни, әни инде, яшәү дәверендә

Әниләрнең кадерен бел генә.

Салават күпере сыман

Киләчәк матур булсын!

Күктәге йолдыз санынча

Җир йөзендәге аналар

Озын гомерле булсын!

Дөньялар тыныч булсын!

Бәйрәмнәр котлы булсын.

Ләбибә НИГЪМӘТУЛЛИНА, Вахит авылы

фото: https://yandex.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk