Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Кышкы урман (шигырь)

Чиста, коры, саф һавасы белән Каршылады мине кышкы урман. Кар астында калган яшел алан Төрле җәнлек эзе белән тулган. Чыршы тирәсендә куян йөргән, Тәмле җимме әллә эзләгән? Тычкан эзләп төлке чабып узган, Аучы киткән аның эзеннән. Очратканмы аучы бу төлкене, Юлы аның бүген уңганмы? Куян белән төлке бик күп быел,...

Чиста, коры, саф һавасы белән

Каршылады мине кышкы урман.

Кар астында калган яшел алан

Төрле җәнлек эзе белән тулган.

Чыршы тирәсендә куян йөргән,

Тәмле җимме әллә эзләгән?

Тычкан эзләп төлке чабып узган,

Аучы киткән аның эзеннән.

Очратканмы аучы бу төлкене,

Юлы аның бүген уңганмы?

Куян белән төлке бик күп быел,

Аучы юлы бәлки уңгандыр.

Атлыйм алга таба, хозурланып,

Кышкы бизәкләргә таң калып.

Уйларым да әллә кая чаба,

Җәнлек эзләредәй чуалып.

Чыршыларның аскы ботагына

Авыр тунын ак кыш элгән дә...

Үзе киткән әллә ял итәргә,

Шаулашмаска әмер биргән дә.

Ак бәс белән каплаган ул үзе,

Каен, усак, чыршы, наратны.

Оста гына итеп ясап куйган

Комнан түгел, кардан барханны.

Тыгыз итеп салган карны кырга,

Рәхәтләнеп бар син җәяүләп.

Кар өстендә калган әремнәрдә

Тирбәнәләр кошлар җим чүпләп.

Сулышыннан кышның куырылып,

Кабарганнар кошлар-дусларым.

Миләш чыпчыклары сагынып килгән

Балан, миләш кебек дусларын.

Үпкәләпме кышка ала карга

Кабарынган чыршы очында.

"Кышны ничек чыгарга?" дигән

Уй кайныйдыр аның башында.

Урманда урнашкан гаҗәп тынлык -

Бураннан соң ышанып булмаслык.

Кышкы табигать бигрәк матур,

Сокланып һич туя алмаслык.

Саубуллашып кышкы урман белән,

Өйгә таба үзем мин атлыйм.

Күңелемнән: "Очрашканга кадәр!

Хуш, исән бул!" - диеп кабатлыйм.

Сәвия ГАЛИМОВА, Каенлык

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk