Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Кайтыр юлларыгыз, өзелмәсен! (шигырь)

Авылымның яшьлек мизгелләрен Булмас микән кире кайтарып??! Рәт-рәт тора иде өйләр тезелеп, Яши иде анда күпме халык. Һәр йорт саен дүрт-биш бала-чага, Чыр-чу килә идек сөенеп. Апа-абый кич чыгалар иде, Матур киемнәрен киенеп. Капка төбендәге бүрәнәдә, Тынмый иде яшьләр тавышы. Тәмле йокы тели иде кебек "Матай"ларның төнге агышы. Рәхәтләнеп бәкәй...

Авылымның яшьлек мизгелләрен

Булмас микән кире кайтарып??!

Рәт-рәт тора иде өйләр тезелеп,

Яши иде анда күпме халык.

Һәр йорт саен дүрт-биш бала-чага,

Чыр-чу килә идек сөенеп.

Апа-абый кич чыгалар иде,

Матур киемнәрен киенеп.

Капка төбендәге бүрәнәдә,

Тынмый иде яшьләр тавышы.

Тәмле йокы тели иде кебек

"Матай"ларның төнге агышы.

Рәхәтләнеп бәкәй әзли идек,

Бөтен урамнарны бер итеп.

Хәлдән таеп эзләп кайтышка,

Үзе тора иде ул көтеп.

Шыңар мәктәбенә җәяү йөрдек,

Күп таптадык кәҗә сукмагын.

Бу күңелле мәктәп елларыбыз

Кире әйләнеп кайтмас инде тагын.

Терлекчелек фермалары ул чак

Бишәү тора иде тезелеп.

Әниләрнең эштән кайтуларын

Өйдә көтә идек өзелеп.

Ындыр табаклары гөрли иде,

Бар иде бит атлар абзары.

Каз көтүе көнне куа идек

Борчак басуыннан казларны.

Тегермәндә он тартканны әле

Сабый булсам да, мин хәтерлим.

Гөрләп торган шушы биналарның

Берсе генә булса хәзер, дим...

...Ләкин, дөрес, берничә ел элек,

Яңа мәктәп ачты ишеген.

Ни кызганыч, инде ябылды да,

Уяндыкмы әллә кичегеп!

Ябылмас та иде, авылына

Дүрт бала бар бары укучы.

Өп-өр яңа клуб бинасына

Калмас микән кич тә чыгучы???...

Авыл сүнә, ләкин, бар бит өмет,

Соңгы таңнар әле атмаган.

Зөфәр абый туган авылына

Юкка гына кабат кайтмаган!

Ятим калган туган нигезендә

Өр-яна йорт әнә калыкты!

Тау астында чишмә эзләп тапты,

Рәхмәт, сөендерде халыкны.

Авыл тарихында беренче кат

Сабан туе бездә гөрләде.

Тирләп-пешеп күңел ачты халык,

Бер кеше дә моңсу йөрмәде.

Көзге сыман яңа асфалать юлдан

Авылдашлар кайтты тезелеп.

Уйнап-үскән туган нигезегез

Сагынып көткән сезне өзелеп.

Искитмәле мондый бәйрәмнең

Булганы юк иде беркайда.

Алла бирса, әле һәр ел саен

Сабан туе булыр Сабайда!

Ярдәм иткән авылдашлар, сезгә

Чын күңелдән рәхмәт әйтәбез!

Авылыбызның әле бик-бик якты

Киләчәген өмет итәбез!

Өмет чаткылары сүрелмәгән,

Очкыннан бит ялкын кабына.

Беркемнең дә кайтыр юлкайлары,

Өзелмәсен туган ягына.

Гөлниса НУРГАЯЗОВА, Саба районы, Сабай авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk