Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Гомер юлы (шигырь)

Артта калган юллар озын инде, Алдагысы әле билгесез. Билгесезлек өмет өсти, диләр, Кайвакытта барыр юл бетүен Ярый әле, алдан белмибез. Сикәлтәле гомер юлларының Туры юлы, була бормасы. Борма юллар аша узган чакта Ышанычлы дустың булсачы. Туры юлга алып чыгар сине Кеше бит ул көчле бар яктан. Фәрештәләр дөрес юлга илтер,...

Артта калган юллар озын инде,

Алдагысы әле билгесез.

Билгесезлек өмет өсти, диләр,

Кайвакытта барыр юл бетүен

Ярый әле, алдан белмибез.

Сикәлтәле гомер юлларының

Туры юлы, була бормасы.

Борма юллар аша узган чакта

Ышанычлы дустың булсачы.

Туры юлга алып чыгар сине

Кеше бит ул көчле бар яктан.

Фәрештәләр дөрес юлга илтер,

Һәр гамәлең булса Аллаһ күрсәткәнчә,

Яхшы уйлар әгәр уйласаң.

Рәхмәтлемен биргән язмышыма,

Урау юллар аша үтсәк тә.

Яшь вакыттан үз юлыңны табып,

Күп тырышлык белән килсәк тә.

Туры юлны табу өчен әле ярый,

Пар канатым булды янымда.

Бик бәхетле булып яшибез бит,

Яшик әле шулай тагын да!

Ләбибә Нигъмәтуллина, Вахит авылы

фото: https://yandex.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk