Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Березнягым – үскән бишегем (жыр)

Туган авылым, сине сагынулар Йөрәгемдә калган күрәсең. Моңга күмеп җанны, үзәкләрне өзеп, Сагындырып төшемә керәсең. Туган авылым, үскән бишегем син, Булгансың син миңа зур терәк. Яр астында аккак чишмәләрең Күңелемдә ага челтерәп. Тауда үскән кызыл җиләкләрдә Җемелдәгән көмеш чыкларың. Сагындырып төшләремә керә Мәтрүшкәләр җыйган чакларым. Сагынуга түзми сиңа кайтып киләм,...

Туган авылым, сине сагынулар

Йөрәгемдә калган күрәсең.

Моңга күмеп җанны, үзәкләрне өзеп,

Сагындырып төшемә керәсең.

Туган авылым, үскән бишегем син,

Булгансың син миңа зур терәк.

Яр астында аккак чишмәләрең

Күңелемдә ага челтерәп.

Тауда үскән кызыл җиләкләрдә

Җемелдәгән көмеш чыкларың.

Сагындырып төшләремә керә

Мәтрүшкәләр җыйган чакларым.

Сагынуга түзми сиңа кайтып киләм,

Яшькә тула минем күзләрем.

Көтәдер күк әле мине сагынып,

Яшьлегемдә калган эзләрем.

Авылымда көтми инде беркем

Ачып булмый әнием ишеген.

Урамнардан узам ямансулап,

Березнягым -үскән бишегем.

Кәүсәрия ГАЛИУЛЛИНА

фото: http://wallpapers.ssdn.ru/view.php?id=791

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk