Бердәм булыйк (шигырь)
Бу дөньяда ялгыз яшәп булмый, Бердәм булганнарда көч-куәт. Барча милләт илен яклап чыгар, Килсә әгәр дошман ук төбәп. Бердәм булыйк шатлык-сөенечтә, Кайгы-сагышта да ташлашмыйк. Киемең, динең үзгә синең диеп, Гаеп ташлар өчен ашыкмыйк. Һәрбер милләтнең дә хокукы бар Җир йөзендә гомер сөрергә. Кимчелекләр эзләп азапланмый, Яхшылыкны кирәк күрергә. Бергә булыйк,...
Бу дөньяда ялгыз яшәп булмый,
Бердәм булганнарда көч-куәт.
Барча милләт илен яклап чыгар,
Килсә әгәр дошман ук төбәп.
Бердәм булыйк шатлык-сөенечтә,
Кайгы-сагышта да ташлашмыйк.
Киемең, динең үзгә синең диеп,
Гаеп ташлар өчен ашыкмыйк.
Һәрбер милләтнең дә хокукы бар
Җир йөзендә гомер сөрергә.
Кимчелекләр эзләп азапланмый,
Яхшылыкны кирәк күрергә.
Бергә булыйк, бердәмлектә көч дип,
Юкка гына халык әйтмәстер.
Йөзләр көләч булсын очрашканда,
Дуслыкка бит берни җитмәстер.
Харис МОСТАФИН
фото: http://www.lwcom.ru/news/doc.php?do=read&doc=1124
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев