Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Бары да якын миңа (шигърият)

Бары да якын миңа: сыерчыгым, Кара каргам, торна, казы да, Быелгыдай әйле-шәйле булып, Соңлап килгән салкын язы да. Яңа еллар, Сабантуйлар диеп, Алга карап һаман яшибез. Ыңгырашып егыла-чаба торгач, Җитмешкә дә җитә яшебез. Тагын шулай, тагын килер кышлар, Кышны куып килер җылы язлар. Кояш көтеп яши торгач, сагындыргач, Ничәнче кат...

Бары да якын миңа: сыерчыгым,

Кара каргам, торна, казы да,

Быелгыдай әйле-шәйле булып,

Соңлап килгән салкын язы да.

Яңа еллар, Сабантуйлар диеп,

Алга карап һаман яшибез.

Ыңгырашып егыла-чаба торгач,

Җитмешкә дә җитә яшебез.

Тагын шулай, тагын килер кышлар,

Кышны куып килер җылы язлар.

Кояш көтеп яши торгач, сагындыргач,

Ничәнче кат баш очыннан үтәр казлар.

Килә еллар әле маймыл, әле күсе, елан булып,

Әле шатлык, әле кайгы тулган булып.

Быелгысы калай әтәч булган булса,

Алдагысы соры маэмай булган булып.

Ат елы да, эт елы да килә шулай,

Күренми тик Кеше елы гына.

Ат юлыннан, эт сукмагы буйлап

Бара шулай кеше юлы гына.

Елый-елый бер ишектән керүеңне

Өй түрендә җылы, матур бишек көтә.

Еллар үтә. Юллар бетә. Теге башта

Бәхилләшеп чыгып китәр ишек көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X