Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ал җилкәнем (шигырь)

Актарылып ташый бу күңелем, Дулкынлана, ургый, талпына. Әйтерсең лә ярсу дулкын чигенеп, Ярларына кабат ашкына. Әллә күңелем көчле бер ут микән, Учак микән дөрләп ут алган? Чарасыздан өмет-ышанычлар Күмерләнеп янып, көл калган. Ничек түзим ярсу дулкыннарга? Йөрәктәге утка юк чара. Чаян чага үзең соңгы чиктә, Бөркет ярдан түбән ташлана. Ал...

Актарылып ташый бу күңелем,

Дулкынлана, ургый, талпына.

Әйтерсең лә ярсу дулкын чигенеп,

Ярларына кабат ашкына.

Әллә күңелем көчле бер ут микән,

Учак микән дөрләп ут алган?

Чарасыздан өмет-ышанычлар

Күмерләнеп янып, көл калган.

Ничек түзим ярсу дулкыннарга?

Йөрәктәге утка юк чара.

Чаян чага үзең соңгы чиктә,

Бөркет ярдан түбән ташлана.

Ал җилкәнен киереп тарттырдым да

Тормыш дигән олы көймәнең,

Дулкыннарны ярып алга йөздем,

Тик чыдасын утка йөрәгем!

Утны, суны кичтем, каршылыклар -

Әйтерсең лә гөлләр бәйләме!

Сабырлыкта һаман сыный әле

Дөнья дигән көрәш мәйданы.

Суфия МОСТАФИНА, Янсыбы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk