Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ак яулыклы әбием (шигърият)

Ак яулыклы, йөзе нурлы, Җылы куллы әбием. Балачактан үстердең син, Сердәшчем син, әбием. Иртәләрен мин торуга Коймак куйдың пешереп. Сагынам сине, әбием, Һәрчак искә төшереп. Минем әби бик күп еллар Укытучы булган ул. Күп кешегә белем биргән, Ярдәм кулы сузган ул. Авырсам, яннан китмәдең. Булса да күп эшләрең. Иркәләп йоклата...

Ак яулыклы, йөзе нурлы,

Җылы куллы әбием.

Балачактан үстердең син,

Сердәшчем син, әбием.

Иртәләрен мин торуга

Коймак куйдың пешереп.

Сагынам сине, әбием,

Һәрчак искә төшереп.

Минем әби бик күп еллар

Укытучы булган ул.

Күп кешегә белем биргән,

Ярдәм кулы сузган ул.

Авырсам, яннан китмәдең.

Булса да күп эшләрең.

Иркәләп йоклата идең.

Әкият сөйләп кичләрен.

Синең белән урам буйлап

Йөргәнемне хәтерлим.

Тәмләп чәй эчкәнебезне

Онытмадым әле мин.

Синең кабереңә киләм

Матур чәчәкләр алып.

Их, булса иде, әбекәем,

Сине кайтарып алып.

Айгөл ИБРАҺИМОВА, Кукмара 1нче гимназиясенең 8 сыйныф укучысы

фото: http://www.chitalnya.ru/work/154988/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk