Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

1944 елның 25 августында җәлилчеләр җәзалап үтерелгән

Алар елмаеп үлде Бөтен галәм шаһит булды Бу җәзага - нинди вәхшилек! Гасырлар да моны оныта алмас, Бу гөнаһны - бу бит мәңгелек. 44нең 25 август көне - Җәлилчеләр өчен кара көн. Антларына тугъры булып, үлем көтеп, Йокламаган алар ничә көн. Бу соңгы көн, соңгы төн икәнен Белде микән Җәлил,...

Алар елмаеп үлде

Бөтен галәм шаһит булды

Бу җәзага - нинди вәхшилек!

Гасырлар да моны оныта алмас,

Бу гөнаһны - бу бит мәңгелек.

44нең 25 август көне -

Җәлилчеләр өчен кара көн.

Антларына тугъры булып, үлем көтеп,

Йокламаган алар ничә көн.

Бу соңгы көн, соңгы төн икәнен

Белде микән Җәлил, әллә юк?

Саташты ул күреп кара кошны,

Канат илә каплады ул ут-кояшны.

Ыңгырашып, тынлык бозып ачылдылар

Камераның соры тимер ишекләре.

Тез чүкмәде алар, бетон камерада

Безнең горур, батыр татар егетләре.

Тезделәр дә, тагын санадылар,

Фашист укый карап карарны.

Күңелләре сизгән икән - алар белә

Ошбу карар - үлем карары.

Күктә болыт, сайрамый кош

Козгын гына ямьсез кычкыра.

Дымлы җилләр егетләрнең чәчен сыйпый,

Туплар тавышы, әнә җиңү якыная.

Тоемлады алар бу болытлы, кара

Дымлы көннең соңгы икәнен.

Надзиратель барлый - Җәлил, Кормаш,

Фоат, Гариф һәм тагын Алиш...

Камера да хәтта саубуллаша кебек

Татарның иң горур егетләре белән.

Әхмәт Симай, Зиннәт Хәсән,

Әхәт Атнаш һәм дә Муса Җәлил белән.

25е бүген, өйлә туры.

Ыңгырашып сәгать суга уникене.

Кормаш өчен бу минутлар соңгы иде,

Кояш та чыкмады, оялды бу көнне.

Чират - Фоат, Алиш, Муса сезгә җитә.

Әхмәт Симай, Абдул, Зиннәт, сынатмагыз.

Канлы балта, җаны булса, сынар иде,

Түтә белән палачына сугар иде.

Башын чөеп, тешен кысып әйтте Муса:

"Үтерсәгез, әйдә, үтерегез!

Котырыгыз, аннан биегез!"

Тик шагыйрьгә кара китерегез,

Һәм кулыма каләм бирегез! (Муса Җәлил сүзләре)

Исенә төште аның яшь чаклары,

Ялантәпи йөгергән сукмаклары,

Әти-әни, Казан, туган яклар,

Бүтән күрмәс күпме дуслары.

Күз алдына килде Әминәсе,

Тәпи киткән нәни Чулпаны.

Йөрәгеннән шигырь багышлый ул,

"Күреп үлсәмче дип кызымны" (Муса Җәлил сүзләре)

Шомлы тынлык мәңгелеккә китте,

Җәзаланып әсир егетләр.

Сатмадылар илне, көлеп җан бирделәр

Безгә үрнәк сезнең кебекләр.

Муса

Синең даның, исемең, батырлыгың

Мәрмәрләргә уеп язылган.

Мәркәзебез үзәгенә синең

Гранит ташка сының уелган.

Ил соклана синең батырлыкка,

Имәдең баш, үзе башын иде дошманың.

Тезләндерә алмады ул

Дошман күргән

Гади генә Казан татарын.

Антыңа син тугъры булып калдың,

Ачы үлемгә каршы атладың.

Кайберәүләр куркып илен сатса,

Ватаныңны син бит сатмадың.

Туган иленә Җәлил мәхәббәте,

Җыр һәм шигырь булып кайттылар.

Илгә кайтып, иркен сулыш алып,

Ромашкалары чәчәк аттылар.

Җәлилчеләр

Ил онытмый сездәй батырларны

Белә сезне мәктәп баласы.

Горур сыныгызга башын ия,

Чал тарихлы татар каласы.

фото: http://www.museum.ru/alb/image.asp?8796

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk