Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмаралылар этнографик диктант язды

Сораулар география, этнография, тарих һәм халыкның тормыш-көнкүреше турында иде.

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан күркәм традиция буларак Кукмара гимназиясендә “Зур этнографик диктант” үткәрелде. Әлеге чарада 55 кеше катнашты.

Диктантны оештыручыларның бурычлары шуннан гыйбарәт: әлеге акциядән соң анда катнашучыларның үткәннәр һәм бүген янәшәбездә яшәүче милләт вәкилләре белән кызыксынулары, алар турында күбрәк белергә омтылышлары көчәйсен.

Диктант тест формасында уздырылды. Бирем 30 сораудан тора, 20се һәркем өчен гомуми булса, 10сы аерым төбәкләргә кагылышлы. Аларга җавап бирү өчен 45 минут вакыт бирелә.

Сораулар география, этнография, тарих һәм халыкның тормыш-көнкүреше турында иде. Мәсәлән, биремнәрдә нинди халык ат итен кулланмавын, яки кайсы халыкларда гөмбә ризыклары киң таралыш алганын ачыкларга кирәк иде.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk