Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада укытучылар Сабан туе узды

Районыбызның Камышлы урманы итәгенә сыенып утырган мәйданда мәгариф хезмәткәрләренең Сабантуй бәйрәме булды. Халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуйны ел саен традицион рәвештә мөгаллимнәр башлап җибәрә. Быел да һәр мәктәп коллективы бердәм булып әлеге чарага килгән. -Укытучылар Сабан туен элек-электән көтеп алабыз, - диләр мөгаллимнәр. - Ел дәвамында ирешелгән уңышларыбызга йомгак ясау,...

Районыбызның Камышлы урманы итәгенә сыенып утырган мәйданда мәгариф хезмәткәрләренең Сабантуй бәйрәме булды.

Халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуйны ел саен традицион рәвештә мөгаллимнәр башлап җибәрә. Быел да һәр мәктәп коллективы бердәм булып әлеге чарага килгән.

-Укытучылар Сабан туен элек-электән көтеп алабыз, - диләр мөгаллимнәр. - Ел дәвамында ирешелгән уңышларыбызга йомгак ясау, милли уеннарда катнашып, күңел ачу бәйрәме дә бит әле ул. Быел да бик матур оештырылган, көне дә кояшлы, җылы. Бергә туплану, очрашып-сөйләшү, коллегалар белән аралашу өчен дә әлеге Сабантуйның әһәмияте зур.

Бәйрәм тәбрикләүләр, җыр биюләр, уеннар белән үрелеп барды.

"Мәгарифтәге хезмәтләре өчен" күкрәк билгесенә ия булучылар:

Иван Василев, Ош.Юмья мәктәбенең физика һәм математика укытучысы;

Гамилә Габбасова, Ядегәр мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Илүсә Габделхакова, Чарлы мәктәбенең математика укытучысы;

Зөлфия Димиева, 1нче гимназиянең биология укытучысы;

Әлфия Нигъмәтуллина, Мәмәшир мәктәбенең физика һәм математика укытучысы.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр:

Миләүшә Әгълиуллина, Мәчкәрә мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;

Рима Әминова, Байлангар мәктәбенең башланыгч сыйныфлар укытучысы;

Зөлфия Гайнетдинова, поселокның 8нче номерлы "Гөрләвек" балалар бакчасы мөдире;

Резедә Ибраһимова, поселокның 9нчы номерлы "Миләшкәй" балалар бакчасы тәрбиячесе;

Әлфия Иоргачева, 1нче гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;

Чулпан Нургалиева, Зур Кукмара мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары;

Рәхилә Сәмигуллина, Сәрдекбаш мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;

Зәлинә Фәйзрахманова, поселокның 10нчы номерлы "Ромашка" балалар бакчасының педагог-психологы;

Дания Хәбибуллина, балалар сәнгать мәктәбе укытучысы;

Роза Матвеева, Село Чура мәктәбенең Пчеловод авылындагы филиалының башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара Сабантуй укытучылар

erid: 2VtzqxWHLUk