25 май 2013 яңалыклары
-
Чистай юлында кукмаралылар юл һәлакәтенә очраган
"АиФ-Казан" хәбәр итүенчә, бүген иртән "Казан-Оренбург" трассасының 86 километрында юл фаҗигасе була. Биредә "Лада Приора" машинасы тизлеген арттырып барганда, юл аша юл кагыйдәләрен бозып аркылы чыгучы 73 яшьлек Чистайда яшәүче бер ир-атны бәрдерә. Машинада булган шофер, ике пассажир һәм әлеге юлчы вафат булалар. Пассажирлар Чишмәбаш авылыннан дигән хәбәр дә бар..
-
Кукмарада тәрбия турында чара узды
Югары Арбаш китапханәсендә 6-7 сыйныф укучылары өчен этика һәм тәрбия юнәлешләре буенча "Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзе матур гадәтле" дип аталган чара узды. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
-
Кукмарада “Мәхмүдфильм” студиясе татар киносы төшерә башлады
Танылган язучы, Казанда басылып килә торган газеталар нәшире Заһид Мәхмүди Кукмарада "Ахырзаман" дигән фильм төшерә башлады. Трагикомедия жанрындагы әлеге кинода 15ләп "артист" катнашуы көтелә. Ә рольләрне исә - гади Кукмара халкы уйнаячак. Әлеге "артистлар" махсус кастинг ярдәмендә 100дән күбрәк кинога төшәргә теләк белдерүче арасыннан сайланып алынды. "Иблис ролен үзем уйныячакмын....
-
Кукмарада сәламәтлек турында сөйләштеләр
23 майда Түбән Арбаш китапханәсендә "Сәламәтлек утравына сәяхәт" дигән әңгәмә узды. 24 майда район балалар китапханәсендә "Тәмәке һәм аның зарары" ди аталган әңгәмә үтте. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
-
Кукмарада укытучылар Сабан туе узды
Районыбызның Камышлы урманы итәгенә сыенып утырган мәйданда мәгариф хезмәткәрләренең Сабантуй бәйрәме булды. Халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуйны ел саен традицион рәвештә мөгаллимнәр башлап җибәрә. Быел да һәр мәктәп коллективы бердәм булып әлеге чарага килгән. -Укытучылар Сабан туен элек-электән көтеп алабыз, - диләр мөгаллимнәр. - Ел дәвамында ирешелгән уңышларыбызга йомгак ясау,...
-
Кукмара делегациясе Болгарга китте
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин һәм район ветераннар оешмасы җитәкчесе Мияссәр Мансуров җитәкчелегендә ветераннар һәм дин әһелләреннән торган делегация изге Болгар музей-тыюлыгында үткәрелгән җыенда катнашалар. Анда 922 елда Идел буе болгарларының ислам динен кабул итүенә багышланган тантаналар үткәрелә. фото: http://www.google.ru