Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фоторепортаж: Кукмара терлекчеләре һәм ветеринария хезмәткәрләре Сабантуй бәйрәмендә ял итте

Алар кул көрәше, аппарат сүтеп-җыю, мишеньга ату һәм башка уеннарда үзләрен сынап карадылар

Бүген Киндеркүл авылы янындагы тугайда терлекчеләр һәм ветеринария хезмәткәрләренең Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Анда районыбызның алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре чакырылган иде. Тантаналы чарада район башлыгы Сергей Димитриев, Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча идарә җитәкчесе Ришат Зарипов, Баш ветеринария идарәсе җитәкчесенең урынбасары Айрат Гәрәевләр катнашып, алдынгыларга бүләкләр тапшырдылар, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
- Терлекчеләр Сабан туе матур традициягә әверелде, - диде район башлыгы Сергей Димитриев, бәйрәм кунакларын тәбрикләп. – Без – терлекчелек районы, шуңа күрә сезгә карата хөрмәтебез аеруча зур. Чөнки сезнең тырыш хезмәгез нәтиҗәсендә Кукмара республикада иң күп сөт сава торган район исәпләнә. Күптән түгел генә көндәлек 200 тонна сөт җитештереп, Президентыбыздан рәхмәт телеграммасы алган идек. Менә быел 250 тонна сөт савып, кабат Президентыбызның рәхмәтен кабул иттек. Бу – сезнең көнне-төнгә ялгап эшләвегез нәтиҗәсе. Куйган тырыш хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт сезгә. 
Сабантуй район үзешчәннәренең матур җыр-моңнары белән үрелеп барды. Терлекчеләр рәхәтләнеп ял иттеләр, кул көрәше, аппарат сүтеп-җыю, мишеньга ату һәм башка уеннарда үзләрен сынап карадылар, командалары өчен тирләп-пешеп җан аттылар.
фото: Ризилә Корбанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk