Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус йоктыруның 35 очрагы ачыкланган
Көн темасы

Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус йоктыруның 35 очрагы ачыкланган

1 очрак читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә.

Татарстанда соңгы тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 35 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Шуларның 1се читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә.

Казанда – 16, Чаллыда – 1, Түбән Кама районында – 6, Яшел Үзән районында - 4, Әгерҗе, Бөгелмә, Алабуга, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Питрәч, Саба районнарында коронавирус йоктыруның берәр очрагы ачыкланган.

Барлык вакыт эчендә Татарстанда 4893 Covid-19 очрагы теркәлгән, 3734 кеше терелгән.

 

фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев